2020 елның 22 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын тарату Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.
2020 елның 2 мартыннан 18 апреленә кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Огниво"16 нчы балалар иҗаты үзәгендә «Күңелле карусель»декоратив-гамәли иҗат ачык конкурс-күргәзмәсе узды. Конкурста җиңүчеләр арасында Таһирова Наилә бар. Ул мактаулы икенче урынны алды,җитәкчесе Костромина Вера Александровна
Яңа программа @economy.rt-азык-төлек продуктлары китерү буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарын субсидияләү.
2020 елның 18 маенда Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан поселогы үзәгендә СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган «Кызыл тасма» акциясе үткәрделәр.
2020 елның мартында Татарстан Республикасы Конституция суды «Конституция балалар күзлегеннән»дигән балалар рәсеме конкурсы игълан итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Бәтке мәктәбе укучылары Малова Лиана, Меновщиков Данил һәм Малюткин Сергей Татарстан Республикасы Конституция суды сертификатлары белән бүләкләнделәр.
Тукай районы язгы чәчүне төгәлләде. Ул эш темплары иң югары булган ун район исемлегенә керде. Чәчү районда 13 апрельдә старт алган иде.
Конкурска кертелгән 20 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы арасыннан түбәндәге 10 кооператив төрле юнәлешләр буенча - ашлык, ит һәм сөт эшкәртүдән алып моноказык әзерләүгә кадәр - грантларга ия булд,шулар арасында “Якты Күл” (Тукай районы);
Татарстанда бүгенге көндә 245 429 умарта оясы һәм 9 106 умарталык исәпләнә. Шуларның 3 964е, ә бу 44% диярлек, паспорт алды инде. Кайбер районнарында, мәсәлән, Тукай, Зәй, Нурлат, Алабуга һ.б. районнарда паспортлаштыру 100% ка җитте.
Тиздән Татарстанда социаль ипотека программасына үзгәрешләр керәчәк һәм анда катнаша ала торган гражданнар исемлеге артачак. Бу хакта тулырак - безнең инфографикада.