ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре язгы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүне төгәлләделәр. Бүгенге көнгә 35 996 га мәйданда чәчү башкарылган, шуның 32 500 га мәйданын сабан культуралары тәэшкил итә.

Арпа-14 100 га, бодай-14 448 га, солы-828 га, борчак-2604 га, вика-220 га, шикәр чөгендере-3496 га.

2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.  

5 000 һәм 10 000 сум күләмендә федераль түләүләр пандемия чорында барлык балалы гаиләләргә ярдәм сыйфатында биреләчәк.  

Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбендә " Милли проекты" кысаларында матди-техник базаны яңарту эшләре барышы турында фоторепортаж


15
май, 2020 ел
җомга

2020 елның 19 маенда 13.00 сәгатьтә Сәүдә-сәнәгать палатасы   Zoom кушымтасы ярдәмендә ВКС форматында киңәшмә үткәрелә.Киңәшмәгә эшмәкәрләр, Тукай районы җирле үзидарә органнары, шулай ук республика башкарма хакимиятенең территориаль органнарын чакырыла 

«Безнең ишегалды» Президент программасының агарту-белем бирү проекты ишегалларын төзекләндерүгә караган көнүзәк мәсьәләләргә багышланган онлайн-лекцияләр сериясен дәвам итә. «Ишегаллары: балалар мәйданчыклары турында олылар сөйләшүе» онлайн-дискуссиясе уен җиһазлары стандартлары ни өчен кирәк, аларны ишегалларында ничек дөрес кулланырга, шул ук вакытта балаларның ихтыяҗларын ни рәвешле исәпкә алырга дигән сорауларга багышлана

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык.

2020 елның 16 маена метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

 Халыкара гаилә көнендә Тукай муниципаль районында Күзкәй авыл җирлегендә яшәүче ирле - хатынлы юбилярларны котлау тантанасы узды.

 

«Каенанам, эштән кайтканда, агачлыкта бер күч бал кортын күреп ала. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дип, бисмилләһ әйтеп, хәлсезләнгән күчне җыеп алып кайта», – ди Роза Хәбибуллина. Булдыра алмам дип кулга кергән малдан баш тартмаган Фәния Мөхәррәм кызына Аллаһ Тәгалә эш куәсен дә, җаен-юнен дә биргән. Уңган ханым ире белән кулга-кул тотынып, затлы һөнәрне үзләштергән. Әнә шулай, табылдык бал корты күченнән башланган Хәбибуллиннарның умартачылык эше. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International