ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Алар электрон гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында менә монда https://www.gosuslugi.ru/  тутыра алалар.Дәүләт ярдәменең бу төре ана капиталына хокук һәм гаиләнең керем дәрәҗәсе белән бәйле түгел. Түләү Россиядә яшәүче РФ гражданнарына бирелә. Баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш.

РФ Хөкүмәте сайтында пандемия чорында барлык ярдәм чаралары белән бүлек барлыкка килде: http://government.ru/support_measures/

2020 елның 12 маенда «csontukay» инстаграммалары аккаунтында Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насырова «ышаныч телефоннары» турында актуаль мәгълүмат урнаштырды.

ТР Тукай районында Җиңү көненә багышланган бәйрәм митингы узды.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез,12 майдан Татарстанда бөтен территориядә битлек һәм перчаткалар куллану мәҗбүри.

Өйдән чыкканда республика халкы битлек (респиратор, бәйләвеч) һәм перчаткалар булырга тиеш. 

11 май көнне Россия Президенты Владимир Путин ил халкына һәм икътисадына өстәмә ярдәм чараларын атады. Алар якын арада тормышка ашырыла башлаячак. Әмма бүген үк Татарстанда бизнеска ярдәм итүнең төрле инструментлары актив гамәлгә ашырыла.

 

Татарстанда кыен хәлдә калган балалы әниләр һәм йөкле хатыннар өчен приют ачылды. “Колыбель” социаль приюты Казанның Вознесение бистәсендә урнашкан. Приют “Умиление” гаилә, әниләр һәм балаларны яклау үзәге” коммерциячел булмаган автоном оешмасы тарафыннан оештырылган. Йортның аренда хакын “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәтендә катнашучы хәйриячеләр түләргә ярдәм иткән.

 

Ватан азатлыгы өчен 17-18 яшеннән сугышка кергән егет-кызлар бүген 95 яшьтән узган аксакаллар һәм ак әбиләр. Алар инде бармак белән санарлык кына калды. Районда бүген 15 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм балигълык яшенә җитмичә концлагерь тоткыны булган 1 кеше яши. Шулай ук 82 тол хатын-кыз, 415 тыл ветераны исәпләнә. 

Тукайлылар Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән яшелләндерү өчен Әҗмәкәй авылы белән яңа төзелә торган Подсолнухи микрорайоны арасындагы юл буе сайланды. 

Тукай районында эш визиты белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Ул районда авыл хуҗалыгы эшләренең торышы, үсеш перспективалары белән кызыксынды. Район башлыгы Фаил Камаев республика башлыгына Тукай районына кагылышлы проблемаларны җиткерде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International