2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 7000 гә якын ишегалды төзекләндереләчәк. Әлеге киң колачлы программа 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Төзекләндереләсе ишегаллары исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән йортларның ТР Транспорт министрлыгының ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы буенча ремонт ясалмаган ишегаллары керә.
Иңнәре ныгыр-ныгымас үсмер кыз фермада бозаулар карый ,вакытлыча эшкә килгән уку отличнигы Хәлимә шул килүдән 43 ел буе колхозда сыер савучы булып эшли. Исеме район терлекчеләре арасында барган ярышларда гел алдынгылар сафында булыр иде. «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Владимир Путинн тарафыннан РФ Хөкүмәте белән онлайн-киңәшмәдә яңгыраган иң мөһим чаралар
Татарстан Республикасында 2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Аерым режим кысаларында Тукай муниципаль районының бакчачылык ширкәтләре территориясенә чыгу үткәрелде.
Узган ел «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесендә җиңгән Гөлүсә апа Каюмова Гәрдәле авылыннан
Бәтке авыл китапханәсендә ДИ.Фонвизинның тууына 275 ел тулу уңаеннан «Азатлык һәм сатира дусты»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды
Татарстан совхозыннан Бөек Ватан сугышына хәрби хезмәткә яраклы барлык ир-атлар мобилизацияләнә. Якынча исәпләүләр буенча, совхозга кергән авыллардан сугышка кимендә 222 кеше киткән. 88 кеше генә кайткан.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге беренче Ана сертификатын актив режимда рәсмиләштерде.
Пенсия фонды идарәсе Пенсия фондының күп кенә хезмәтләрен гражданның шәхси кабинетында электрон рәвештә сайтта алырга мөмкин, дип искәртә www.pfrf.ru к
Узган атнада Тукай районында эш визиты белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов булып китте. Бу вазифага күптән түгел керешкән җитәкче районның алдынгы хуҗалыклары тәҗрибәсен өйрәнеп, аларның егәрлекләрен ачыклау максаты белән килде. Район хуҗалыкларын үстерүнең нинди мөмкинлекләре бар, алардан тиешенчә файдаланалармы? Агросәнәгать комплексларына кагылышлы дәүләт субсидияләренең ярдәме тияме? Крестьян-фермер хуҗалыклары бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйлармы? Министр урынбасарын район башлыгы Фаил Камаев «Миңнехуҗин», «Ханов» крестьян-фермер хужалыгы, «Кама» агрофирмасы, Салих Сәйдәшев исемендәге һәм «Гигант» хуҗалыклары белән таныштырды. «Миңнехуҗин» крестьян-фермер һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда сүз, нигездә, терлекчелек тармагын үстерү юллары турында барды.