Беренчеләрдән булып кырга «Ярыш» хуҗалыгы һәм «Биклән» җитештерү кооперативы механизаторлары чыкты. Көн дәвамында кырда 3 чәчү комплексы эшләде. 200 гектар мәйданда арпа, 100 гектарда солы чәчәлде.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
14нче апрельдән башлап, Республикабызда санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, дини йолалар үтәү урыннарына - биналарга, корылмаларга, шул биналар урнашкан җир участокларына барулар, җыелулар һәм төрле чараларда катнашулар катгый тыелды.
Начар метеорологик күренешләр: көннең икенче яртысында һәм кич белән 15 апрельдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре буенча урыны белән көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда 15-20 метр) көчле җил көтелә.
Кнэз мэдэният йортында 9 майга багышлап открытка ясау буенча онлайн мастер - класс узды
Чын күңелдән сәхнә ветераны, Чыршылы авылы клубы мөдире булып эшлэгэн, хәзергесе вакытта Чыршылы авылы старостасы Хәлимә Салих кызы Насееваны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
1985 елның 8 мае-Кнәз авыл җирлегенен Татарстан бистәсендә "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган!"һәйкәле ачылган көн
Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.