ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2019 елның декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә "РобоФест-Татарстан 2020" робот техникасы фестиваленең төбәк этабы узды.  Чарада 95 команда катнашты. Биклән мәктәбеннән Тукай районы өчен "Hello, robot! LEGO. Сәяхәтче"командасы катнашты

Новотроицкое авылында районның төп чыршысы урнаштырдылды. Аны ачу тантанасында барлык авыл халкы, район җитәкчелеге һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

10 гыйнвар  көнне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров рәислегендә  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре һәм фән әһелләре  белән органик  продукциягә һәм  яхшыртылган  экологик  сыйфатлар  ия  продукциягә  кагылышлы  мәсьәләләр һәм  проблемалар  турында  фикер алышу  узды.  

Татарстан  Республикасында  авылда  кече хуҗалыкларны  үстерү  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.    Кмңәшмәдә шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин да  катнашты.

5 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең шахмат - шашка клубында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылган шашка һәм шахмат буенча район Беренчелеге һәм Чемпионаты узды.  

2020 нче елның 12 нче гыйнварында Казан шәһәренен «Дуслык» үзәгендә «Олимпка юл» олимпиадасы кысаларында физика буенча олимпиада узды. Тукай районы команда составында Камалетдинов Руслан, Соловьев Руслан (Бәтке урта мәктәбе), Александрова Ирина (Кече Шилнә урта мәктәбе), Кутушев Шамил (Мәләкәс урта мәктәбе), Әбсәләмов Артур (Княз урта мәктәбе) бар иде. Әлеге олимпиадада призлы урын алган Ирина Александрова ,Артур Әбсәләмовны котлыйбыз.

13 гыйнвар көнне Татарстан авыл китапханәсендә  китапханә алдыра торган басма китаплардан күргәзмә оештырдылар. Алар арасында «Безнең мирас», «Сөембикә», «Татарстан», «Җирле үзидарә», «1000 киңәш» һ.б. журналлар бар.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

28 декабрь көнне Новотроицкое авылында Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Видео

Яңа ел яллары – һәркем өчен иң көтеп алган вакыт. Тик аларны бер үк вакытта күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү мөһим. Көнне өйдә телевизор карап яки компьютерда утырып кына үткәрү зыянга гына. Шуңа күрә тукайлылар актив ял турында онытмый. Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда, тимераякта шуу сәламәтлеккә файдалы гына түгел, күтәренке кәеф чыганагы да. 

Күп тапкырлар Сабан туе батыры булган, дәрәҗәле турнирларда кубок һәм медальләр откан Биклән егете Илназ Рамазановка нибары 18 яшь. Бүген ул Тукай районының атаклы спортчылары исемлеген җитәкли.  Ир-атларга гына хас үҗәтлек, тырышлык сыйфатлары булган чемпион белән без дә очраштык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International