ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә.

Үзенчәлекле эш шартларына бәйле рәвештә вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләү хокукына түбәндәге төр транспорт йөртүчеләр ия:

 

2019 елның 15 ноябреннән 15 декабренә кадәр балаларда фантазия, сурәтләү, сәнгать һәм гамәли иҗатка сәләтлелек үсешен стимуллаштыру максатларында «Киләчәк-2020 ел символы»дип исемләнгән рәсем һәм гамәли иҗат муниципаль конкурсы узды.

Бүген Суровка авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Габдуллаҗанова Сәүда Габдуллаҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Р.И. Закиров ,район ветераннар советы рәисе Г.С.Зарипов ,Новотрицкое авыл җирлеге башлыгы килде.

Татарстанның «Экология» илкүләм проектында катнашуы төбәккә мөһим экологик проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Казанда узган уртак утырышында хәбәр итте.

Казанда ТР агрохимия хезмәтенең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

«Тукайагрохимсервис» ҖЧҖ әче туфракны известьлау эше буенча сельхозхимия предприятиеләре арасында беренче урынга чыкты һәм 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде

Борды авыл җирлегендә халык җыелышы 2020 елның 13 гыйнварында Борды авыл җирлегендә Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, федераль һәм республика ведомстволары һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашында гражданнар җыелышы узды


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елда Тукай районында Илнар Хаҗиев һәм Гүзәл Сәгыйдуллина  өчен Тукай районының беренче никах теркәү тантанасы узды,бу чара Татарстан АССР оешуның 100 еллыгына багышланган иде.
 Яшь гаиләне район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров котлады  

Кече Шилнә урта мәктәбе командасы-шахмат һәм шашка-2019 буенча Тукай муниципаль районы чемпионы булды .

 

 


25 нче һәм 26 нчы декабрь көнне безнең мәктәптә  Чыршы бәйрәмнәре һәм Балмаскарад булып узды. Яңа ел тамашалары узган залда матур, уңайлы һәм күп кеше иде. Чыршы бәйрәмнәре күңелле музыка белән башланып китте. Геройлар балалар белән бергә төрле маҗаралар, могҗизалар һәм сынаулар үттеләр.

5 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендә шашка һәм шахмат буенча район ярышлары узды. Комсомол урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Әхмәтсафина Ләйлә шашка буенча 1 урынны яулады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International