ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

11 октябрь көнне Шилнәбаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл балалар мәйданчыгы территориясен чүп-чардан арындыру буенча өмә оештырдылар.


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нчы елның 14 нче октябрендә Кенәз авылы Изге Николай храмында изге Ана Покровына багышланган бәйрәм литургиясе узды.

Татарстан мелиораторлары Мәскәүдә «Алтын көз – 2019» төп аграр күргәзмәсендә биш медаль яуладылар

11 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров   Татарстан  Республикасы Җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре министрлыгы,  Росреестрның  Татарстан  Республикасы идарәсе һәм Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең (Россельхознадзорның)  Татарстан  Республикасы идарәсе белән  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне  әйләнешкә  кертү  мәсьәләсе  буенча  киңәшмә  уздырды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.  Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  авылда  үз  эшен  ачып,  аягында  нык  торып,  туган  авылында  яраткан  эше  белән  шөгыльләнә торган  кешеләр,  фермерлар һәм  яшь эшкуарлар  күп.   Шундыйларның  берсе  – Тукай  районыннан  Вәлиевлар гаиләсе.    2019 елда  алар  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  кече  фермаларны  үстерүгә  200 мең  сум  күләмендә  грант алдылар.  

Хәзерге  вакытта  Россиядә  эчке һәм тышкы  базарларга  чыгару  максатында  якланган “яшел  продукция” брендын  булдыру  буенча  эш  алып  барыла.   Үз продукциясенең  һәм аны  җитештерүнең  тиешле  таләпләргә  туры  килүен  раслаучы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   төргәктә  бердәм  үрнәктәге махсус тамга  кую  хокукын  алачаклар.

 

     2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.

Журналистлар өчен булып узган «Минем җирем – Россия " Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды 

Татарстанда җитештерелгән продукцияне базарга чыгару белән идарә итү системасын кертәчәкләр

Мирәс авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны  Мәрдәнова Маһирә Хәйретдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, "Сәйдәшев"авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Марат Сафин,Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина, район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов һәм туганнары, тирә-куршеләре  килде.

   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International