12.10.2019 елда Тукай районының барлык авыл җирлекләрендә торак пунктлар территориясен төзекләндерү буенча өмәләр узды. Тукай районында 11 меңгә якын агач утыртылды. Агач утырту чарасында Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре катнашты.
Биклән авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гәрәев Алмаз Габделхак улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э.М. Әхмәтҗанова, район ветераннар советы рәисе Г. с. Зарипов килделәр. Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Ф. Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бүген, 2019 елның 13 октябрендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, шулай ук «Ныклы гаилә» проекты кысаларында Кенәз авыл җирлеге депутаты Тамара Егоровна Тузеева һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чын күңелдән Сафия Петровна һәм Нигматулла Габдулла улы Габдуллиннарны 50 ел бергә гомер итүләренең алтын юбилее белән котладылар
Тукай муниципаль районы буенча 2019 елның 14 октябренә кыр эшләре торышы
Тукай муниципаль районы буенча 2019 елның 14 октябренә кыр эшләре торышы
14.10.2019ел .Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә
2019 нчы елның 4 нче октябрендә Кенәз мәдәният йортында" Алтын яшь"дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Мәдәният йорты фойесында тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, пенсионерларны мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы һәм ачык йөз белән каршы алды. Бәйрәм концертын «Умырзая»хореография ансамбле чыгышы белән башлап җибәрделәр. Тантанада катнашучыларны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Гаяз улы Авзалов, Кенәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Ивановна Белова котладылар.
2019 елның 12 октябрендә Кнәз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Бистәне чәчәк атучы итик!" экологик акциясендә актив катнаштылар."
Аналог телевидениесен өзәргә2 көн калды
Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган I Халыкара агросәнәгать форумы (МАПФ-2019) эшли башлады. Форумның “яшел” брендны үстерүгә багышланган пленар утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Цюй Дунъюй, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Сербия Республикасы авыл хуҗалыгы, урман һәм су хуҗалыгы министры Бранислав Недимович, «Российская система качества» (“Россия сыйфат системасы”) коммерциягә карамаган автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, «ФосАгро» ПАО генераль директоры, Идарә рәисе Андрей Гурьев, киләчәк ашамлыкларын өйрәнүче җәмәгать футурологы Морган Гэй катнашты.