Шәһәрдәге кечкенә базарларның берсеннән ничектер кәбестә сатып алдым һәм, гадәткә кергәнчә, арырак китеп, үлчәп карарга булдым. Шигем расланды: алдап үлчәгәннәр! Бу юлы 350 граммга диярлек. Борылып кире бардым, сатучы янына килеп, аерма турында әйттем һәм ул, берсүзсез, акчаны кайтарып бирде. Бу хәлләрдән соң кәефем яхшырмады да, начарланмады да. Бары тик уйга калынды: ә бит күпме кеше, үзенең алданганлыгын абайламый, ун сумын йә булмаса башка акчасын алырга дип кире килми дә, – Яр Чаллыда яшәүче бер ханым кайнар линия телефонына әнә шундый монолог белән мөрәҗәгать итте.
Республика кырларында урып-җыю барышының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.
Тукай районы Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында матур чара курсәтелде
Тукай муниципаль районы буенча 2019 елның 5 августына кыр эшләре торышы
Тукай районы хуҗалыклары буенча 2019 елның 5 августына Сөт буенча оператив мәгълүмат
2019 елның 2 августында, Кенәз авылы җирлегендә«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады» һәйкәле янында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган «Никто, кроме нас!» дигән митинг узды .Митингта хәрби хәрәкәт ветераннары, һава-десант гаскәрләре ветераннары, Кенәз авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар советы, «Родина» патриотик клубы әгъзалары һәм җирлек халкы катнашты.
2019 елның 1 августында «Патриот» хәрби дан музеенда Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 105 ел тулуга багышланган «Ата-бабаларыбызның даны белән горурланабыз» дигән тарихи сәгать үткәрелде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекләрне саклау чаралары белән эшкәртү аркасында умарталарның агулануын булдырмау өчен чаралар комплексы турында фикер алыша, дип хәбәр итте министр урынбасарының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов журналистларга
1 августтан Россия Пенсия фонды 2018 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен гаризасыз яңадан исәпләячәк. Ул узган ел иминият взнослары кергән барлык иминият пенсияләренә дә кагылачак. Тукай районында иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 2.775 мең пенсионер алачак.
2019 елның 30 июлендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара дуслык көненә багышланган «Дуслык ныклы бездә» дип исемләнгән конкурс – күңел ачу чарасы үткәрделәр.