ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр! 
8 август көнне 9.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Тукай районы эшкуарларын бушлай семинарларда катнашырга чакыра, анда һәр эшкуар үз компетенцияләрен һәм практик белемнәрен күтәрә алачак.

Августта яңгырлы  көннәр  күп  көтелә,  шуңа күрә  республика  игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару  тактикасын  яңадан  карарга  кирәк  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов урып-җыюның  барышы  турында  сөйләгәндә  әйтте.  

Республикада  терлек  азыгы  әзерләү  темплары 2018 елның  шушы  чордагы  дәрәҗәсеннән  артыграк. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика  буенча   печән  454,1 мең тонна  әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга  карата    72%  һәм  95%. 

29-31 июльдə  Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында  Татарстан Республикасы мəктəп урманчылыкларының III слеты узды. Чарада 31 мəктəп урманчылыгыннан 124 кеше катнашты, слет барлыгы 200 дəн артык кешене җыйды. Слетта Тукай районынныан Шилнебаш мәктәбе укучылары катнашты .

Слетның беренче көнендə укучылар «Татарстан урманнарының килəчəге - безнең кулларда» конференциясендə һəм “Урман эзтабарлары" экологик квестында катнаштылар. Конференция барышында укучылар «Урман һəм кеше» (экология, биология, урманчылык һ.б. өлкəсендəге проектлар) һəм «Табигатьне саклау эшчəнлеге» (урман хуҗалыгында экологик хəлне яхшырту, ресурсларны саклау, тормыш эшчəнлеге иминлеге һ. б. өлкəсендəге проектлар) секциялəре буенча үзлəренең фəнни-тикшеренү эшлəрен тəкъдим иттелəр.

 

«Бөтенроссия халык санын алу турында» 2002 елның 25 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, халык саны һәм структурасына кагылышлы статистик мәгълүмат формалаштыруның төп чыганагы булып тора. Алынган мәгълүмат милли проектларны һәм дәүләт социаль программаларын, шул исәптән илнең демографик үсешен эшләү өчен кирәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 4 ноябрендәге 2444-р номерлы күрсәтмәсе белән Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү датасы билгеләнде - 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр.


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин "Дача амнистиясе"н озайту турындагы законга кул куйды.  . Хәзер амнистия 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Закон аны киңәйтте. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек өлкәсендә Татарстан районнары һәм аерым хуҗалыклар рейтинглары эшләнде. Рейтинг бәяләвенең максаты-иң яхшы һәм иң начар күрсәткечләр булган районнарны һәм хуҗалыкларны ачыклау һәм аларны кызыксындыру.

10 августта Алексеевск шәһәр  тибындагы  поселыгының  Воскресенский   Храмы  мәйданында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  оештырыла  торган  Бөтенроссия  Бал муллыгы”    фестиваль-ярминкәсе  узачак.     

Күптән түгел генә Иштирәк авылында урнашкан, экспонатларга гаять бай булган, тарихи мирас тупланган гаҗәеп музей турындагы мәкалә газета битләрендә басылып чыкты. Ул газета укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Редакциягә: «Искитмәле, чыннан да безнең районда шундый музей бармы?»,«Музейны күрергә иде» дип шалтыратучылар шактый. Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләре дә музейны үз күзләре белән күреп кайтырга булдылар.

. Тукай районында Пенсия фонды ай саен 1дән артык хисап кабул итә. 400 иминләштерүче.

Россия Пенсия фонды Идарәсе барлык иминиятчеләргә, хисапның соңгы көнен көтмичә, хезмәткәрләрнең санына бәйсез рәвештә, телекоммуникацион элемтә каналлары аша отчетлар җибәрергә тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International