ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

17 июнь көненә район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә

Круглое Поле поселогында халкыбызның яраткан бәйрәме-Сабантуй булып узды.  


14
июнь, 2019 ел
җомга

Әлфия Когогина: онкодиспансер төзү проектын гамәлгә ашыру безгә сәламәтлек саклау өлкәсендә Россия Президенты куйган милли максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина медицина хезмәткәре көне алдыннан онкоүзәк төзү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде һәм Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булды.

Кече Шилнә урта  мәктәп яны "Дуслык" лагеренда 13 июнь көнне" Нәрсә?Кайда?Кайчан?"уены узды.

13 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  5 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар. КиңәшмәТукай районы куп яктан алдынгылар рәтендә икәнен билгеләнеп утелде :

1.Әлмәт, Балтач, Түбән Кама, Әлки,  Кукмара,  Актаныш, Нурлат, Саба, Буа,    Тукай, Әтнә, Тәтеш, Чүпрәле һәм Азнакай районнарында сөт җитештерү күләмнәренең  артуы  күзәтелә.     

Аннары  чарада  катнашучылар эре  мөгезле  терлек  ите  җитештерү  күрсәткечләренә җентекләп  тукталдылар.   Бу  юнәлештә   иң  яхшылар   Мамадышй, Менделеевск, Тукай, Чирмешән,  Аксубай, Югары Ослан, Сарман, Актаныш һәм Саба  районнары  санала. 

 

 Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык  муниципаль районнары  белән  узган  видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә   шул  хакта сүз  барды.     Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  һәм башка  җаваплы  затлар  катнашты.  

 2019 елның 11 нче июнендә Тукай районы Башкарма комитетында балигъ булмаган балаларның ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне оештырылды.

Кече Шилнә авылы "Дуслык"мәктәп яны  лагере балалары  "Мастеровые" рус драма театрына бардылар һәм "Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы"спектаклен карадылар.

Ел саен 12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Мәктәпләрдә бу датага багышланган концертлар, спорт чаралары, флешмоблар һәм фестивальләр уза. Кече Шилнә урта мәктәбе каршындагы "Дружба" лагеренда тәрбиячеләр балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар.

 Музыкаль һәм бию бәйгеләре вакытында мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә сыйфатны бәйсез бәяләү буенча хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәяләү мөмкинлекләре турында мәгълүмат игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International