ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эш бирүчеләр игътибарына: Россия Пенсия фондына хисап тапшырырга өлгерегез!

Татарстанда  2019 елда  уңыш  булдыру  чаралары  кысаларында  яңа  технологияләр  куллану  масштабларын  киңәйттеләр.   Аграрийлар яфрактан  тукландыруны  артырдылар һәм  су һәм  ашламалар  өчен  күп  санда  эретмә  чыганакларын  төзи  башладылар.

Мәскәүдә крестьян (фермер) хуҗалыкларын оештыру һәм яшь фермерларга ярдәм итү буенча укулар узачак

Видео: Тукай районында Сабантуй 

 7 нче һәм 9 нчы июньдә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен уздырылган сабантуй вакытында Тукай муниципаль районының "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Алия Фархетдинова наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән “Наркотикларга юк дип әйтүнең ун сәбәбе” дигән акция уздырды.

 

2019 елның 11 июнендә,Россия  көне бәйрәме  уңаеннан Кенәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан поселогында «Мин яратам сине, Россия! " дип исемләнгән тантаналы чара әзерләделәр һәм үткәрделәр.


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Мөхәметгатина  Җәүһәрия Гатуф кызын  90 яшьлек юбилее белән котладылар 

Терлекчелек өчен азыкка мул җәй айларына кердек. Билгеле, хәзер яшел үләннең сөт өчен иң файдалы чагы. «Гигант» хуҗалыгының 1 мең башка якын терлеге инде бер ай чамасы саф һавада, җәйләүдә. 

 

Районда халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм – Сабантуйлар гөрләп узды. Кызыл Байрак авылының матур аланында үткәрелгән районкүләм бәйрәм чарасы «Шушы җирдән – шушы туфрактан без» дип аталган театраль тамашадан башланды. Тамашада яхшыдан-яхшы номерлар белән үзешчән сәнгать ансамбльләре, балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады. Анда барлыгы 800ләп бала катнашты. Сабантуй кунаклары өчен беренче тапкыр авиашоу тәкъдим ителде.

 

9 июнь көнне  Кенәз  авыл җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй бәйрәм ителде . Чарада Тукай район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Гаяз улы Авзалов катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International