2019 елның 10 апрелендә Кенәз авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Экологик акция кысаларында мәдәният йорты территориясен чүп-чардан чистарттылар.
09 нчы апрель көнне Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак гомуми белем бирү мәктәбе базасында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма "Хатын-кызның табигать серләре" дигән фильм күрсәтте.
2019 елның 9 апрелендә «Космонавтика көне» алдыннан Бәтке авыл җирлеге китапханә хезмәткәрләре «Аленушка " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Җирнең Йолдызлы уллары» темасына тематик сәгать үткәрделәр
Мусабай-Завод авылы китапханәчесе, яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре янына кунакка килде. Нәниләр белән бергәләп, балалар өчен иҗат итүче шагыйрьләрне, язучыларны искә төшердек.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү»ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: минераль ашламалар кертү һәм туфракны сугару синергетик нәтиҗә бирә
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясаганда әйттеләр.
Үз чыгышында Нәҗип Хаҗипов ит һәм сөт мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Сөт җитештерү - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый зур финанс чыганагы ул һәм әлеге мәсьәлә Министрлыкның даими контролендә тора, диде ул.
Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан бу елның гыйнварында 317 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 103%), ит - 98,7 мең тонна (102%). Сөт арттыруда алдынгылар рәтендә Әлмәт, Балтач, Буа, Түбән Кама, Кукмара һәм Тукай районнары.
Әлфия Когогина: кертелә торган закон проекты куркыныч һәм законсыз рәвештә әйләнешкә чыгарылган продукцияне үз вакытында тартып алуга юнәлдерелгән
Дәүләт Думасы ахыргы укылышта медицина кулланышы өчен дару препаратларын мониторинглау системасына үз вакытында кертмәгән яки дөрес булмаган мәгълүматлар керткән өчен административ җаваплылык билгели торган закон проектын кабул итте.
"Экояз-2019" акциясе кысаларында Түбән Суыксу авыл җирлегендә өмә узды. Анда катнашучылар Яр Чаллы шәһәренә бара торган һәм Түбән Суыксу авыл башыннан Борды авыл җирлеге чикләренә кадәр булган юл кырыйларын чуп- чардан арындырдылар