Татарстан авыл китапханәсендә 2019 елның 9 апрелендә «Сәламәт яшәү рәвеше " клубы әгъзаларырың чираттагы очрашуы узды. Бу чараның темасы «Йокы – күңелнең төп табибе»дип исемләнгән иде
2019 елның 1 апреленнән, # Экояз2019 республика акциясе кысаларында, безнең районда "Сыерчык оясы-2019"акциясе старт алды.
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче Гимназия базасында М. Вахитов исемендәге II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырылды,конференция эшендә Тукай районы укучылары да катнашты
Яңа поселогында яшәүче Рәкыя Гайнетдин кызы Садриева үзенең олуг юбилее – 90 яшь тулган көнен билгеләп утте . Ул-авыр чорлардагы хезмәте өчен күпләгән дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән хезмәт ветераны.
«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Максатлар белән эшләү” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
2019 елның 8 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре "Лебедушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр беләнБез актив яшәү рәвеше өчен" һәм "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"дигән 2 коллаж ясадылар.
Бүген Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре "Куллар кулларга" волонтерлар отряды белән берлектә "Лебедушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Күңелле стартлар" үткәрделәр.
Тукай муниципаль районының авыл китапханәчеләре өчен
Г. Тукай көненә багышланган «Шигърият чишмәсе ул – матурлык» чарасына иң яхшы сценарийга район конкурсын уздыру турында нигезләмә
2019 елның 5 апрелендә Яшел Үзән муниципаль районы"А. С. Пушкин исемендәге 9 нчы Лицей "базасынд "Тере классика -2019" Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының төбәк этабы узды. Тукай районы данын Бәтке урта мәктәбе ,Яңа поселогы урта мәктәбе һәм Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары яклады.
29 апрель көнендә хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең хокукларын яклау максатыннан, республикада "кайнар элемтә" эшли башлый.