ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 мартта Пенсия фонды Идарәсендә өлкән буын кешеләре арасында «Компьютер Land: «Өченче яшь»- 2019» республика конкурсының шәһәр туры узды.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

11 мартта “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе старт алды. Чараның төп максаты-җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә катнашуга җәлеп итү һәм аларның медицина куллануын профилактикалау.Шул уңайдан Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре  волонтерлар белән берлектә  "Бердәм ышаныч телефоны" буклетларын һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтләрнең телефон номерлары белән визиткалар тараттылар

2 нче Республикакүләм "Кызыл төлке"фестваль- конкурс  бәйгесе узды. Анда Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Шаяннар" дуэты II дәрәҗә лауреат булды!

«ШАЯН ТВ» - тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган балалар каналы: • танып-белүне, белем бирүне, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар; • телевизион уен - шоулар һәм викториналар; • татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы мультипликацион фильмнар; • фәнни-популяр, документаль, дөньякүләм танылган иң яхшы тапшырулар
 

  Биклән урта мәктәбендә биология һәм химия укытучыларының семинары узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе вәкиле Мозаффаров Владимир Макарович  укучылары белән ЭКОдәрес үткәрде.

Район инвалидлар җәмгыятенең хәйрия фондына кергән акчаларны файдалану буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды

 20 март көнне " Энергетик» мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу язгы көндә Тукай районының 2 гаиләсе сертификат алды. 

19 март көнне Шилнәбаш авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган " Татарстан белгечләре» дигән интеллектуаль викторина үткәрелде.

19 мартта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  авыл  хуҗалыгы  культураларын  иминләштерү  мәсьәләсе     киңәшмә  узды.   Шуны  әйтергә  кирәк,  игенчелеккә  куркыныч очраклары  янарга  мөмкин  булган  төбәкләр  өчен   агроиминләштерү аеруча  мөһим,  безнең  республика  да  шундый  төбәкләргә  керә.   Чәчүлекләрне  иминләштерү авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә  үз  эшчәнлекләрендә  югалтуларны     киметергә  мөмкинлек  бирә. 

Ветеринария академиясен тәмамлаучыларның хезмәт базарында ихтыяҗы зур


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International