ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 21 мартында Бәтке урта мәктәбе базасында "Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау" темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Очрашуга 7,8,9,10 сыйныф укучылары чакырылган иде. 

 

Түбән Суыксу авылыннан Язилә Шәймәрданова Мәскәүгә армрестлинг буенча Россия беренчелегенә  икенче урынны алды.  

 Райондашыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышлап үткәреләчәк «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесе уза. Бәйгене Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  хезмәткәрләре оештыра . Бәйгенең максаты – яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларның осталыкларын үстерүгә ярдәм итү, балаларда туган якны ярату, кадерен белү hәм аңа карата горурлану хисләрен тәрбияләү.

25 март көнне 11.00 сәгатьтә шәһәрнең 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Яр Чаллы Спорт территориясе»дигән яңа иҗтимагый хәрәкәт ачыла. Хәрәкәтнең төп максаты - шәһәрдә яшьләр һәм яшүсмерләр спортын үстерү һәм аңа ярдәм итү.

Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетының киңәйтелгән утырышы үтте.Әлеге чарада Татарстан Республикасын Тукай районында кошчылык белән шөгыльләнүче «Ханова» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айгөл Ханова тәкъдим итте

Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.Җыенда Тукай районыннан фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов катнашты һәм  чыгыш ясады. 

16 март көнне Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт базасында муниципаль хезмәткәрләр катнашында республикакүләм чаңгы спартакиадасы узды. Биредә бар республикадан җыелган спортчылар көч сынашты. 
Тукай районы данын әлеге зур чарада спорт, яшьләр hәм туризм бүлеге белгечләре Айсылу Вәҗиева белән Лилия Минhаҗева, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов hәм Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов яклады. 

Көч ведомстволары линиясе буенча пенсиягә чыккач, күп кенә хәрби хезмәткәрләр гражданлык оешмаларында хезмәт эшчәнлеген дәвам итәләр. Бу очракта хәрби пенсионерлар мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнаша һәм гомум билгеләнгән таләпләрне үтәгәндә Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясен алырга хокуклы

Тукай муниципаль район Советы аппарат  җитәкчесе Г. А. Шәфыйкова,район ветераннар советы рәисе Г. С. Зарипов, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Ф. Г. Ихсанов ,туганнары Керәшен  Маҗыны авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Калинин Василий Иван улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 нче март – Бөтендөнья шигърият көне.   2019 нче елның 21 нче мартында Кенәз төп гомуми белем мәктәбендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәчеләр  белән берлектә   « Күңелләрнең иң гузәл омтылышы » дип аталган кичә уздырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International