1 март көнне 10.00-12.00 сәгатьләрдә тукайлыларны табигатьне саклау буенча Казан районара прокуратурасы прокурорының өлкән ярдәмчесе юстиция советнигы Р.Н.Галимов кабул итә. Райондашлар аңа тирә-як мохитне саклау һәм аннан файдалану буенча сорауларын бирә алалар. Кабул итү район хакимиятенең 204 булмәсендә уза . 8 (843) 590-66-36 телефоны аша алдан язылырга кирәк,яки 88552-70-00-33
23 февральдә, шимбә көнне, районда беренче тапкыр зур спартакиада уздырылды. Спорт ярышларында барлык авыл җирлекләреннән вәкилләр, оешма һәм предприятиеләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, район хакимиятендә эшләүчеләр катнашты.
26 нчы февраль көнне Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Тукай районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЭПУ Челныгаз, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә план буенча күчмә чара уздырдылар.
«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Мин һәм минем чикләр” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Татарстаннан тәҗрибәле виноград үстерүче үзенең уңыш серләре белән бүлеште- Александр Зверев, ул үзенең 25 сотый кишәрлегендә 100 төрле виноград үстерә.
Бүген " Энергетик» Мәдәният Сараенда тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чакырылган кунакларны котлап, Тукай районының 4 гаиләсенә Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова сертификатлар тапшырды.
28 февральдә Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә «Хатын-кызлар игътибары» дигән чираттагы телефон кайнар элемтә оештыра.
Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Грипптан ничек сакланырга? " дигән темага социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрде.
“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насыйрова социаль хезмәт алучылар белән «Минем эчке көчләрем» дип исемләнгән тренинг үткәрде.