ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

02 март көнне Түбән Суыксу һәм Биклән мәктәпләрендә "Гиндукуш" хәрби дан музее директоры Резедә Равис кызы Зәй шәһәренең "Гвардия" эзтабарлар отряды җитәкчеләре һәм әгъзалары белән очрашу үткәрде

2 март көнне Шилнәбаш авылы китапханәсендә 2000 елның 1 мартында Чечня Республикасының Аргун тарлавыгында һәлак булган сугышчы –десантчылар батырлыгына багышланган «Мәңгелек хәтер» мәгълүмат сәгате узды   

2019 елның 2 мартында Сосновый бор поселогының "Кояшкай» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары тәрбиячеләр белән берлектә Кенәз мәдәният йортында урнашкан" Патриот» хәрби дан музеенда булдылар.

Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Сосновый бор поселогының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Бөтендөнья песиләр көненә багышланган  «Мягкие лапки, а в лапках царапки» экологик уен үткәрделәр.

2019 елның 1 мартында Татарстан авыл китапханәсендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган «Безне коткара торган һөнәрләр» дигән рәсем күргәзмәсе узды.


1
март, 2019 ел
җомга
1 март көнне  Кенәз  авылы  мәдәният йортында   Чечня Республикасының Аргун тарлавыгында  һәлак булган 76нчы Псков дивизиясенең 6нчы ротасы  сугышчы –десантчылар батырлыгына багышланган «Чечнә мәхшәре"  мәгълүмат сәгате узды,бу чара якташыбыз Чаллы егете Дмитрий  Мансур улы Бәдретдиновны  искә алу максатыннан уздырылды.
2019 елның 26 февралендә Кенәз мәдәният йортында балалар өчен " "Бергә күңел ачыйк» кызыклы конкурс-күңел ачу программасы үткәрелде. Программа -викторина, табышмаклар, шарадлар һәм уеннардан торды.  

  Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау максатыннан, 2019 елның 5 мартында 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Тукай муниципаль районы хакимияте бинасында  төрле оешма  вәкилләре катнашында ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан  гаиләләр белән   очрашу узачак  

 

        2019 нчы елның 26 нчы февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма социаль хезмәт алучылар белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара үткәрде.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәрендә узган  грек-рим көрәше буенча ТР беренчелегендә районның  спорт мәктәбендә шөгелләнүче,Бәтке авылы      егетләре  Андрей Хәбибуллин I урынны, Артем Уставщиков II урынны алды, тренерлары  Булат Мөбарәкҗанов.Котлыйбыз!!  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International