31 декабрь көнне Кенәз мәдәният йортында Яңа ел Бал-маскарады бик күңелле узды. Күңелле Яңа ел бәйгеләрендә һәм уеннарында, җыр-биюләрдә , күңел ачу программасында халык бик теләп катнашты
«Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе кысаларында Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә бәйрәм чарасы оештырылды.Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре аз керемле гаиләләргә, әнисез яисә әтисез калган мохтаҗ балаларга бүләкләр таратты.
Районда тагын бер яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Бу юлы – Иске Гәрдәледә. Пунктны кыска вакыт эчендә шәхси эшмәкәр «Касыймов» сафка бастырды.
Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында районда йөзүне популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Акчарлак» бассейнында Тукай районы спорт мэктэбе укучылары арасында «Кыш Бабай призларына» йөзү буенча ярышлар узды
2018 елның 29 декабрендә Татарстан авыл китапханәсендә " сәламәт яшәү рәвеше» клубының соңгы очрашуы узды.
Тукай муниципаль районының Кече Шилнә авылында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында «Күңелле стартлар» дигән спорт бәйрәме үткәрелде. Мондый ярышлар балаларга бер-берсен яхшырак белергә, сабырлык һәм ярдәм күрсәтергә, җиңүгә һәм җиңелүгә дөрес карарга өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров Биклән авылында яшәүче Фатыйхов Зөфәр Фатыйх улын 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды
2018 елның 30 декабрь 18 сәгатьтән 31 декабрь 18 сәгатькә кадәр Метеорологик фараз
2018 елның 25 декабрендә «Татнефть-Арена» да төп Яңа ел бәйрәме узды. Тукай районыннан 22 бала Президент чыршысында катнашты. Республика чыршысы-Татарстанда төп Яңа ел бәйрәме.
27 декабрь көнне "Энергетик"мәдәният йортында район башлыгының муниципаль Чыршы бәйрәме булып узды, бу бәйрәмгә уку алдынгыларын, район, республика фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, фәнни-гамәли конференцияләрне, төрле конкурслар һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне чакырдылар. Балаларны һәм аларның укытучыларын Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев котлады һәм иң җылы теләкләрен җиткерде.