2018 елның 7 октябрендә Кенэз авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Абхазия Республикасыннан - Кандид Тарба исемендәге «КАВКАЗ» халык биюләре дәүләт ансамбле (Абхазия Республикасы һәм Көньяк Осетия Республикасының халык артисты Арнольд Тарба) бик шәп чыгыш ясады. Зал тулы иде. Хореография ансамбле чыгышы тамашачыларны таң калдырды
5 октябрь көнне, Халыкара Укытучылар көнендә Кенәз авыл җирлегендә укытучылар көненә багышланган «Үз укытучыңны котла» акциясе узды. Акциядә Князево мәдәният йорты хезмәткәрләре ,«Волонтер " клуб берләшмәсендә шөгелләнүчеләр катнашты.
2015 елдан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында Россия Пенсия фондының күчмә клиентлар хезмәте эшли. Халыкны күчмә кабул итү-эшнең актуаль формасы, ул авыл халкының вакытын һәм чараларын шактый янга калдырырга мөмкинлек бирә. Күчмә клиентлар хезмәтенең максаты-халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм халыкның социаль грамоталылыгын арттыру.
Өлкән буын кешеләрен котлау
26 сентябрь көнне Тукай муниципаль районының "Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Сәлимова А. З. һәм Шакирова Р. Ф. "Хатын-кыз табигате серләре" фильмын күрсәттеләр.
"Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары белән берлектә социаль хезмәт алучыларны өлкәннәр көне белән тәбрик иттеләр
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Шәфкатъ» социаль хезмэт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга өстәмә ярдәм курсәтәләр: өй һәм өй яны тирәләрен җыештыруда, тәрәзә юуда булышалар.
2 октябрьда районның актив ветераннарын котладылар. Алар арасында безнен коллега – социаль хезмәткәр Иклима Гәрәева да бар иде. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев аңа рәхмәт хаты тапшырды.
25 сентябрьдә " Пирамида"мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында «РИТЭК» АҖ социаль һәм мәдәни проектларының IX конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тукай муниципаль районының "Лебедушка» балалар бакчасы «Спорт" номинациясендә җиңүче дип танылды.
2018 елның 28 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның Конференц-залында "Татарстан Республикасы Кама буе төбәгенең мәгариф учреждениеләрендә экологик белем бирү һәм агарту мәсьәләләре»дигән темага экологик конференция узды. Анда мәгариф идарәсе методисты Гыйльметдинова А. К. һәм Тукай районыннан 42 педагог катнашты.