Яр Чаллы шәһәре "Энергетик" «мәдәният йортында,2018 елның 6 октябрендә Тукай районы мәгариф оешмаларының барлык педагогик коллективы һөнәри бәйрәм - Укытучылар көнен билгеләп үтте.
" Тукай районының мәктәпкәчә, һөнәри белем бирү хезмәткәрләре үзләренең бәйрәмен билгеләп үтәләр, һәм һәркем һөнәрләренә тугрылык, риясыз хезмәт һәм балаларга мәхәббәт өчен көчле алкышларга лаек...", - диде Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев ."Мәгариф-эшчәнлекнең бик мөһим өлкәсе, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү белән бәйле зур дәүләт сәясәте эше. Безнең бурыч-районның мәгариф учреждениеләрендә туа торган барлык яңалыкларга, мәгариф системасын камилләштерүгә ярдәм итү... »,- дип ассызыклады район башлыгы, тантанада катнашучыларны котлап.
4 октябрь көнне «Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан «Бакчачылар турында экологик кузәтү" дигән уен тесты уздырылды.
Князево урта мәктәбе базасында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече психолог Сәйфуллина А.М. "Тойгылар башваткычы” темасына трениг уткәрде.
Россия Пенсионерлар берлеге активистлары автомобиль гаскәрләренең сугышчан дан тарихы музеенда булдылар
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина агымдагы елның 9 аенда гражданнар белән эшләүгә йомгак ясады. 2018 ел башыннан депутат тарафыннан гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, күп фатирлы йортларда һәм торак пунктларда яшәүчеләрдән 284 мөрәҗәгать кабул ителде. Парламентарий Чаллыда, Менделеевск, Әгерҗе, Тукай районнарында, шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 13 кабул итү үткәрде.
Сәет авылы урамнарына һәм мәчет ишек алдына агачлар утырттык. Бу чарада Милли шура рәисе Васил Гаяз улы Шәйхразыев тормыш иптәше белән, “Ирек” җитештерү кооперативы җитәкчесе Рөстәм Рәхим улы Хаҗиев , авыл халкы һәм кайткан кунаклар да катнашты.
6 октябрь көнне Кенәз мәдәният йортында яшьләр өчен уен программасы, конкурслар, биюләр белән «Исәнме алтын көз " дип исемләнгән Көзге бал булып узды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча,8 нче октябрьгэ районда кыр эшләренең торышы :
Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә
Өлкәннәребезне хөрмәтләү ункөнлеге. Һәркем мөмкинчелегеннән чыгып өлкәннәребезгә тиешле хөрмәтен күрсәтергә ашыга. Без дә төрле кайнар нокталарда хәрби хезмәттә улларының гомерләре өзелгән әти һәм әниләрне бәйрәм белән котларга уйладык.