ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россиядә яман шештән үлем структурасында үпкә рагы беренче урында тора, икенче урында – ашказаны шеше, сөт бизләре рагы. Татарстанда исә тиредәге яман шеш беренче урында санала.
 Бу хакта   БДБ һәм Ауразия илләре онколог һәм радиологларының VIII корылтаеның пленар утырышында Россия онкологлары ассоциациясе президенты, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, Россия Фәннәр академиясе академигы, Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов белдерде. Корылтай ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Сайлау нәтиҗәсе буенча, “Бердәм Россия” пропорциональ система буенча ТР парламентында 47 депутат мандатына хокук алды. Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан парламенты рәисе вазыйфасына сайлану өчен, үз кандидатурасын тәкъдим итәргә ниятләвен белдерде.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе кичә РФ та узган сайлау нәтиҗәләрен игълан итте. Искәртеп узабыз: якшәмбе көнне Россиянең 84 төбәгендә сайлаулар үтте: 30 субъектта губернатор, 14 ендә закон чыгару җыеннары депутатларын сайланды.
16 сентябрьдэ“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең урыннардагы бүлекчәләре секретарьләре, штаб җитәкчеләре һәм башкарма комитет башлыклары катнашында видеконференция рәвешендә киңәшмә, ул төгәлләнүгә республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат конференциясе уздырды 

16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Биклән авылында яшәүче шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәева Габделбәр кызы мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен ТР Мәдәният министрлыгының Күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Рәзинә Габделбәр кызы  – районда уза торган мәдәни чараларда иң актив катнашучыларның берсе, шулай ук редакциянең дә үз кешесе, даими хәбәрчесе.
"Якты юл" газетасы   коллективы,  район "Ак калфак" оешмасы  аны  зур җиңүле белән котлый , сәламәтлек, иҗади уңышлар тели!
Мәләкәс   мәктәбе директоры Шагалиева Сәрия Хәниф кызы"Наш лучший директор""Безнең иң яхшы директор"Грантын отты. Котлыйбыз, иҗади уңышлар, исәнлек телибез!

13 сентябрь көнне Борды  мәктәбендә авыл фельдшеры Касакина Галина Николаевна белән очрашу булып үтте.Ул 6-9 сыйныф укучыларына  алкоголизмның организмга зыяны турында сөйләде.

 
«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә безнең «Якты юл» редакциясе дә үз махсус номинациясен игълан иткән иде – «Без бәхетле, укый торган, яшь гаилә» дип аталды  . Конкурс  тәмамланганда иң күп тавыш җыйган гаилә – Иске Дөреш авылыннан Закировлар булды. Аларга бүләкне «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш мөхәррир урынбасары Алинә Сафина тапшырды. 
 
 
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара Федераль салым хезмәте инспекциясе белдерүенчә 27 сентябрь ,25 октябрь көннәрендә Россия күләм   салым түләүчеләр – физик затлар өчен Ачык ишекләр көне уздырылачак .
16 сентябрь “Халыкара азон катлавын саклау” көне  . Бу көн әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International