ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
  Княз авыл җирлеген    Чыршылы авылы   Сабан туе   күркәм  гадәт буенча  алдан бүләк җыю тантанасы белән башланып китте. 
 «Алые паруса» лагерендә «Бригантина»агитбригадасы белән берлектә    “Безнең киләчәгебез кадерле! ” дип исемләнгән  чара үткәрелде. Чараның төп максаты балаларны наркомания проблемаларына җәлеп итү, сәламәт тормышны пропагандалау иде.  
Бәтке мәктәп каршысында эшләп килүче  "Алые паруса" лагерендә "Минем әтием-иң яхшысы!" дигән чара узды. Төрле спорт ярышлар,конкурслар узды ,рәсемнәр әтиләргә бүләк итеп хәзерләнде 

20 июнь көнне Мәләкәс  "Кояшкай" лагерендә  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге оештырган «Бригантина» агитбригадасы  булды . 

Бу көнне Комсомол поселогында китапханә һәм мәдәният йорты  хезмәткәрләре тарафыннан Хәтер көненә  митинг оештырылды.  Анда   укучылар һәм ветераннар Ватаныбызны саклаган солдатларга үзләренең ихтирамын күрсәтү өчен җыелган иде.Искә алу  көнендә шигырьләр укылды,тынлык игълан ителде. Соңыннан митингта катнашучыларга тәмләп чәйләр эчерделәр. 

20
июнь, 2014 ел
җомга
 Яңа Бүләк мәктәпяны лагерннән хәбәрләр  

  "Бригантина"  агитбригадасы"Наркотикларсыз тормыш » акциясе кысаларында мәктәпләрдә  булды һәм үзенең сәламәтлек агачы  ботакларының яфрак(кулчыклар)   яруларын күзәтте.  Анда һәрберсең исеме язылачак 

Мусабай Завод авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны,9 бала тәрбияләп үстергән,сабыр,тормыш  сөючән Бибихәдичә Миңнемөхәммәт кызы Салиховага 20 июнь көнне 100 яшь тула.  Аны котларга   район Советы аппарат җитәкчесе Нәүрозова Әсхада Зиатдин кызы, район  ветераннар(инвалидлар) оешмасы рәисе Гиниятуллина Гөлфидә Рәүф кызы, авыл җирлеге башлыгы Миннехузин Илдус Котдус улы  һәм 74 туган тумачасы( балалары,оныклары.оныкчыклары) килгән иде. Аңа   Россия Президентының котлау открыткасын,  Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырылды изге котлау сүзләре җиткерелде. 
 Бүген,20  июнь көнне Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә – Яңа поселогының урман аланында Тукай муниципаль районының авыл яшьләре форумы башланды. Яңалыклар көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International