ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
 «Забава» Шильнебаш мәктәп яны  лагерендә    «Наркотикларсыә яшәү»акциясе кысаларында  «Начар гадәтләрне бетерик, "Юк" дип " әйтергә өйрәник" дигән темага суд уздырылды.  
   Шильнебаш  поселогында  әтиләр көне уңаеннан  спорт чаралары уздырылды.  Мәктәп   спорт залында уздырылган бу чарада   2:3  исәбе белән укучылар һәм әтиләрдән торган  а «Богатыри» командасы җиңү яулады. 
13 июнь көнне    "Звездный дождь"(Княз мәктәбе)  татар халкының күркәм бәйрәме Сабантуй – 2014 бәйрәме булып үтте.   Бәйрәм дә укучылар бик теләп катнаштылар, төрле спорт ярышлары узды. 
 "Звездный дождь" лагереннән балалар, Яр Чаллы шәһәренең ял паркында урнашкан   каруселләрдә ял иттеләр, төрле атракционнарда катнаштылар 

 Калмия  авылында "Мойдодыр" Aкциясе узды. Бу чарада балалар проектлар ясадылар, аларны якладылар. Акцияның төп максаты гигиенаның ролен төшенү.

Шильнебаш авыл җирлегендә дә Сабан туйлары  гөрләп үтте. Урман аланы 600 дән артык кешене үзенең кочагына җыйды. Төрле ярышлар, уеннар, бүләкләүләр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды,соңыннан  кунакларны татар халкының милли  тәм-томы чәк-чәк  белән сыйладылар.

Югары Байлар авыл китапханәсендә яшьләр өчен “Упкынга илтүче юл"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты яшь буында сәламәт яшәү омтылышы тәрбияләу, аларга наркоманиянең ни дәрәҗәдә аяныч хәлләргә китерүен төшендерү , балаларны шушы яман гадәтләрдән саклау. Китапханәче “Наркомания упкын чиге” дигән китап күргәзмәсе  һәм газета битләрендә чыккан мәкаләләр белән таныштырып китте.
Соңыннан укучылар “Наркотикларга урын юк!” дип исемләнгән плакатлар-рәсемнәр ясадылар.

 Княз мәдәният йортында "Наркотикларсыз яшәү" айлыгы  кысаларында яшьләр һәм укучылар арасында  начар гадәтләрне булдырмау максатыннан, 7 июньнән 14 июньгә чаклы, профилактик  төрлек узды. Анда     антинаркотик фильмнар каралды һәм аларга күзәтү уздырылды  , лекция, әңгәмәләр ,  тренинглар ,кичә – диспутлада аракы, тәмәке   зарары турында сөйләшүлә алып барылды. 
12 июнь - Россия Конституция көне. Әлеге уңайдан ШИЛНЕБАШ авыл мәдәният йортында   "Триединство России" ” дип исемләнгән ЧАРА  оештырылды 
 Княз мәдәният йортында  Рәсәй көне уңаеннан   “ Русь  православная” дип исемләнгәнчара узды . «И  вечно  символы  России»   дигән викторинада укучылар   телләр, законнар, конституциятурындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Чарада авыл инвалидлар оешмасы рәисе Самойлов  Николай Александрович катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International