ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 V Дөньякүләм   «Сөйкемле Шүрәле” – “Обаятельный  Шурале” балалар иҗаты бәйгесенә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы районнан 5 эшне Казанга юллаган иде,аларның 2се финалга чыкты: Гарипова Диләрә (Тл.Тамак),  җитәкчесе Казаклар авылы  китапханәсе  мөдире Гарипова Алсу Нурула кызы   һәм  Якупова Алия (Яна Буләк),җитәкчесе  Яна Буляәк авыл китапханәсе  мөдире   Мингалиева Зөлфия Язкәр кызы. Бүләкләүләр   1 июнь   көнне булачак.

26 май көнне    Круглое Поле мәктәбенең 10 класс укучылары  мәктәп директоры һәм шулай ук өстәмә белем бирүче педагог     Гуфранова Надежда Виниаминовна белән Техник иҗатны үстерү буенча муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән I республика фестивалендә  катнаштылар. Алар  « Мейкертон 3-D  принтер для школьников»мастер-класс күрсәттеләр,6 сәгать буена укучылар үз куллары белән әзер кулланмалардан   принтер  җыйдылар,күләделәр һәм эшләтеп карадылар  .Егетләр барысында булдырды,молодцы!
 

28
май, 2014 ел
чәршәмбе

 ГАУСО КЦСОН «Шафкатъ» үзәге хезмәткәрләре  «Радуга» берләшмәсе белән берлектә  төрле гаиләләрдән булган балалар  белән  асфальтта"Минем җәй" дигән  рәсем  бәйгесе уздырдылар .   5 укучының рәсеме- фотосы«Карусель» балалар   телеканалына "Җәйне ясыйбыз"  бәйгесенә җибәреләчәк. 

Алар май аенда туганнар. Камил   акыл белән,сәламәтлектә, балаларының  йөрәк җылысын тоеп озак яшәргә язсын,Безнең ветераннарга!
Муниципаль район башлыгы тарафыннан алар барысы да  котлау алдылар.
 
Татарстан  мәгариф һәм фән министрлыгы "Классная работа" дигән бәйге игълан итте
2014 елның 24 маеннан 25 маена кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданында Техник иҗатны үстерү һәм ярдәм итү буенча муниципаль берәмлекләре I республика фестивале үтте.    Тукай районыннан бу фестивальдә Иске абдул,Биклән, Борды  авылларыннан катнаштылар   ,бик күп эшләр уңай бәя алды.
Боерган мәктәбе укучылары Гилязов Р. һәм  Мулланурова Г. Бөтендөнья мәдәни -сәнгать уен-бәйгесе "«Золотое руно»да катнаштылар һәм район турында 1 урын алдылар. Җитәкчеләре Шәйхуллина Илгизә
26 май  көнне, китапханәчеләр    көне  уңаеннан, Шилнебаш   авыл  китапханәсендә  " Китапханәгә рәхим итегез" дигән чара узды. Бу  очрашуны  китапханә мөдире   Бариева Нурзилә Нигъмәт кызы үткәре,китап турында әңгәмә корылды,кагыйдәләр,китап белән ничек эшләү турында сөйләнде һәм "Бергечләр бәйгесе" викторинасы уздырылды.
   Быел безнең Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау”  бәйрәме аеруча матур һәм истәлекле булып узды. Бәйрәмдә  район хакимияте башлыгы Вәсил Гариф улы Хаҗиев катнашты. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International