29 май көнне утырышлар залында антинаркотик комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Игътибар—балалар
Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында 19 майдан 19 июньгә кадәр “Игътибар—балалар!” дигән акция үткәрелә. Бу көннәрдә юлларда рейдлар, балигъ булмаганнар белән профилактик чаралар, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары, бәйге, викториналар үткәреләчәк, мәгариф учреждениеләренә, сәламәтләндерү лагерьларына керүче юлларның, юл билгеләренең, светофорларның торышы тикшереләчәк.
Тукай муниципаль районындагы дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе Тукай районының картлар hәм инвалидлар йорты.
Май – дару үләннәре җыю өчен иң яхшы ай.Карлар эри башлауга ук кыш өчен витаминнар хәстәрен күрергә кирәк дигән уй килә Тукай картлар йортында яшәүче әби - бабайларыбызга. Бу аларның яратып башкара торган эшләре. Шушы максат белән без урманнга юл тоттык. Язгы яшеллек борын төртүгә табигать даруханәсе тәгаен җанлана.
9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әлеге күңелле дә һәм моңсу да булган бәйрәмдә ата- аналар, район башкарма комитет җитәкчесе Р.Асылгараев, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Г.Гиниятуллина, авыл җирлеге башлыгы Р.Назметдиновоешма җитәкчеләре һәм бик күп кунаклар катнашты.