ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Фәхрия Шәрифҗан  кызы Мусинаны  90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Әхметова Люция Хак кызы, Княз авыл җирлеге Башлыгы Белова Т. И. . килделәр. Юбилярга бик матур эчтәлекле мактау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды.
 Ибаева Анна Антоновынаны   90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга муниципаль район башлыгы Хаҗиев Василь Гариф улы, Мәләкәс  авыл җирлеге Башлыгы СМифодеев М. В.  килделәр. Юбилярга бик матур эчтәлекле мактау сүзләре әйтелде, истәлекле бүләк тапшырылды. 
 15 май көнне гаилә көне уңаеннан Күзкәй авыл китапханәсендә “Мәхәббәт җимешләре” дип исемләнгән,яшь әниләр белән очрашу- кичә уздырылды
   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән күренгәнчә, республика буенча чәчү 1,3 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 77 % тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары- 932,1 мең га, бодай - 402,6 мең га, борчак 51,6 мең га мәйданда чәчелгән. Республика районнарында арпа чәчү төгәлләнде (383,2 мең га).

 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә15 майда "Гаилә көне" уңаеннан чаралар узды. 

Княз авыл җирлегенең Татарстан поселогы китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган”Минем гаиләм- минем шатлыгым” дигән  бәйрәм узды. Бәйрәмгә китап укырга яратучы гаиләләр чакырылган иде. . 6 класс укучылыры арасында турнир уздырылды,шулай ук “Шәҗәрәләр”  күргәзмәсе дә оештырылды.

 

 Халыкара гаилә көне уңаеннан районда күп төрле чаралар узды: гаилә көннәре ,иҗади гаиләләрне билгеләү, гаиләләр арасында спорт ярышлары, рәсем - шигырь бәйгеләре, һ.б. 

Түбән Суык-Су авылында   Миннебаевлар гаиләсе Мәгъсумҗан абый һәм    Миннегаян апаларның бергә тормыш коруларына  60 ел булу тантанасын билгеләп үттеләр


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан районнарында территорияләрне саранча барлыгына тикшерү бара. Үткән көздә бу корткычлар ТРның барлык районында теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.


 
 
    Пенсия фонды хезмәткәрләре һәм суд приставлары 12 майдан 11 июньгә кадәр Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча бурычлы шәхси эшмәкәрләрне аулый. Бүген районның 1016 эшмәкәренең фондка барлыгы 25 млн сум акча кертәсе бар.  
"Алтын каләм" бәйгесенең муниципаль этабының нәтиҗәләре билгеле 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International