ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

 8 май көнне шул уңайдан, авыл клубына очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Сәдриев Хисаметдин Кыям улын һәм тыл ветераннарын чакырдык. Аларга чәй табыны әзерләдек. Олыгайганнар инде, сугышта күргәннәрен әле һаман тыныч кына сөйли алмыйлар. Ветераннарны котларга Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы М. Г. Фазулзянов һәм депутатыбыз Р.Р. Галиуллин бүләкләр белән килделәр.


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 Бөек Җиңүгнең 69 еллыгын каршы алуга  хәзерлек чаралары алдыннан   күп төрле чаралар уздырылды. Алар:   "Сугыш юллары буйлап" дигән стендлар төзелде , «Сугыш афәте" дигән тематик альбом   барланды,Бөек   полководецлар турында  материаллар тупланды,"Балалар күзлегеннән сугыш"  дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, Тукай муниципаль  районының "Хәтер китабын" яңарту,фото  материаллар туплау ,сугыш чоры хатларынының күчермәләрен барлау өстендә күп эш алып барылды. 
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган  чараларны "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре бик теләп башкаралар һәм оештыра да беләләр.  Алар укучылар белән тәрбия сәкатҗләреуздыралар, кинохроникалар ясыйлар,сугыш турында тешенчәләрне аңлаталар,сугыш афәте турында әңгәмәләр үткәрәләр.  укучылар,тыл ветераннары,авылдашлар белән очрашулар  алып баралар. Укучылар  белән монтаж ,концерт куялар, өлкәннәрне бәйрәм белән котлыйлар
" Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбияче апалары Иштирәк авылының сугыш ветераны Шайхнур бабай Ризатдиновны Җиңү көне белән котладылар. Шайхнур бабай балаларга ничек итеп Польшага кадәр барып җитүе турында сөйләде. Аның 13 медале 2 ордены бар. Балалар Шайхнур бабай белән аның тормыш иптәше Сәкинә әби - тыл ветеранына үзләренең җырларын, шигырьләрен һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.
 Круглое Поле балалар бакчасы «Голубой вагон»  да район тәрбиячеләренең    "Создание языковой среды в группах" дигән практик- семинары узды.  
п. Новый  "Березка"  балалар бакчасында  "Славься, День Победы!","Җиңү таңы- балкый!" дигән кичә узды. Тәрбиячеләр балаларны патриотик рухта тәрбияләргә омтылалар, балалар кечкенә генә булсалар да ,нәрсә ул Ватан ,Тынычлык,Туган ил -дигән төшенчәне белергә тиешләр ,шул уңайдан алар бакчага , поселокта яшәүче тыл ветераннарын кунакка чакырдылар.    
 "Березка" балалар бакчасыннан бер төркем нәниләр  тыл ветераны Колчерина  Матрена Макаровна янында кунакта булдылар,үзләренең җырларын ,шигырьләрен бүләк иттеләр. Әби аларга үзенең сугыш чорында  булган  хәтирәләрен сөйләде.
 Җиңү көне унаеннан "Петушок" балалар бакчасында  музыкаль җитәкче Шарифьянова А.Н. балаларга сугыш турында  презентация күрсәтте,балалар үзләре сугыш турында җырлар башкардылар ,шигырьләр сөйләделәр, әти-әниләр тарафыннан оештырылган -сугыш турындагы рәсемнәр һәм плакатлар күргәзмәсе дә оештырылды.  
 Быел, Комсомолец поселогындагы “Петушок” балалар бакчасының оешып, эшли башлауына 30 ел тулды .Балалар бакчасын бәйрәм белән Комсомолец җирлеге башлыгы Ольга Сурова да котлады, җылы сүзләрен әйтте.
 "Ак чәчәк" балалар бакчасы   балалары картлар йортында кунакта булдылар. Анда тәрбияләнүче өлкәннәрне, эшләүчеләрне май бәйрәмнәре , Җиңү көне белән тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International