ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кичә,7 май көнне Яр Чаллы шәһәренең ял паркында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика буенча кросс узды. 
 
 Иске Абдул мәктәбенең башлангыч класс укучылары авылыбызның машина-трактор паркына экскурциягә бардылар.
 
 Сугыш ветераннары елдан - ел кими бара. Авылыбызда 3 сугыш ветераны яши. 7 май көнне Теләнче-Тамак мәктәп укучылары, авыл советы җирлеге башлыгы Р.Ш.Нәҗметдинов ветераннарның өйләрендә булып ,Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап бүләкләрен тапшырып кайттылар. Өлкәннәребезгә укучылар үзләренең рәхмәтләрен шигъри юллар аша җиткерделәр. Ветераннарыбыз, аларның гаиләләре бик сөенеп, рәхмәтләрен әйтеп калдылар.


 
Кыр эшләре гөрләп торган мәлдә, игенчеләр белән беррәттән, терлекчеләр дә тик тормый: җәйге лагерьларны әзерлиләр, акрынлап сыерларны шунда табигать кочагына чыгарырга җыеналар.

 

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Шестьдесят один  ветеран нашего района получат из рук молодого поколения поздравительные письма и георгиевские ленточки, теп­лые сло­ва и бла­годар­ность за мир­ную жизнь.

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм!Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышына, аның вакыйгаларына җиңел акыл белән мәсхәрәле ревизия ясау омтылышлары бар. Бу – гаять күңелсез, борчулы күренеш. Украинадагы вакыйгалар, нацизм-бандерачылык идеологиясен яңадан торгызу куркынычы шөбһә тудыра. Мондый гамәлләргә тормышыбызда урын булмаска тиеш! Кешелексезлеккә өндәүле  карашлар таратырга тырышучылар нинди генә битлек киеп чын йөзен яшереп маташса да, аларның кыек эшләренә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан  көчле каршылык күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм.

Бу – сугыш кырларында башын салган сугышчылар һәм, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, бүген дә әле актив иҗтимагый позиция алып алдынгы сафларда атлаучы, яшьләр өчен каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып торучы ветераннарыбыз алдындагы изге бурычыбыз. Батыр сугышчыларыбызга мәңгелек дан! Кырыс сугыш чорында яшәгән, чыныккан буынның шөһрәтле традицияләре киләчәктә дә  лаеклы дәвам ителер дип ышанам.

 

Татарстан Республикасы

Президенты                                                                    Р.Н. Миңнеханов

 

 

  «Тамчыкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре  Кузьмина Л.В., Самигуллина Л.М., Низамутдинова А.Т. "Тәрбияченең  иң яхшы программасы" дигән Бөтенроссия бәйгесендә катнаштылар һәм  2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
  Теләнче- Тамак картлар һәм инвалидлар йортында  Җиңү бәйрәме алдыннан  Әлмәт шәһәренең Яз» ОАО «СМП – Нефтегаз» оешмасыннан мәртәбәле кунаклар булып китте.  Изгелек колып йөрүче бу ешманың башында  Комаров Фоат Фагимович тора.  Аның исеменнән  күчтәнәчләр белән   Фархутдинов Азат Валеевич(Председатель совета ТРОБО «Яз» ),Комарова Резеда Фоатовна(  ОАО «АЧНФ «А лсу»  җәмгыйятенең генераль директор  урынбасары) ,   Чайковская Светлана Валериевна(  Комаров  Фоат  Фагимовичның ярдәмчесе) килгән иделәр.
Тәтеш шәһәрендә үткән балалар фольклор коллективлары “Моңлы тамчы” республика фестиваленендә Мәләкәс  авылыннан «Питрау» фольклор ансабле  дә катнашты,аларны һәр җирдә җылы каршыладылар,уңышлары да зур булды.    
  Иртәгә,8 май көнне  4 ветеран  Имам Дәүләтшин, Җәүдәт Хәйруллин(Түбән Суык-Су авылы) , Мәхмүтҗан Сабиров, Җиһангир Фәттахов (Яңа  Байлара  авылы) Бөек җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү йөзеннән, Президент Рөстәм  Минниханов белән очрашуга баралар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International