ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
Быел 76 ветеран бәйрәм күчтәнәченә ия булды.  . Шулар арасында  Круглое Поле поселогында яшәүчеләр:  Бөек Ватан сугышы ветераны   ФахрутдиновТавис Харас улы һәм  тыл ветераны Подгорнова Нина Александровна да бар .Бу күчтәнәчләрне  ветеаннарның өйләренә  "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре таратты.  
 8 май көнне  Комсомолец  поселогында  Бөек Җиңүнең 69-еллыгына багышланган митинг узды. Митингта тылда хезмәт итүчеләр, укучылар, балалар катнашты.Сугышта һаләк булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка чәчәк бәйләмнәре куелды. 
8 май көнне Борды авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршылап тантаналы митинг узды. Митингта районнан вәкилләр, оешма җитәкчеләре, тыл ветераннары,   урта мәктәбе коллективы катнашты. Митинг район вәкилләре, оешма җитәкчеләре котлавы һәм мәктәп укучыларының концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды,ветераннарның чыгышлары булды.

Биклән авылында алты сугыш ветераны яши. Җиңү бәйрәме алдыннан аларны шефлыкка алган һәр класс барысына да өчпочмаклы хатлар тапшырды.


 
 Күптән түгел, Кече шилнә авылының “Сударушка” ансамбле үзенең осталыгын “Русская песня – 2014” республикакүләм фестивалендә янә бер исбат итте. Ф . Жюри әгъзалары “Сударушка”ның чыгышын югары бәяләде һәм Арби Велидов җитәкчелегендәге ансамбль “Русская песня – 2014” республика фестиваленең лауреаты исеменә лаек булды.  
Шилнебаш  авыл китапханәсендә “Безнең буын белергә тиеш,,,”исемле тыл ветераны һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Ветераннар  сугыш вакытында тылда, сугыш кырында күргәннәре турында сөйләде.Сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуы,тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеге әйтелде.Очрашуда  авыл җирлеге башлыгы  Гончарова Ольга Анатольевна катнашты,чәй артында сөйләшеп утыру ветераннарга бик ошады,укучылар алар өчен матур җырлар башкардылар,шигырьләр сөйләделәр. 
Бәтке авыл китапханәсендә Бөек җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Сугыш юллары буйлап”исемле китап күргәзмәсе куелды һәм "Безнең ветераннар" дигән фотокүргәзмә оештырылды.  Очрашу "Без 41 ел балалары" дигән  тема астында уздырылды,анда Иванова         Людмила Ивановна  һәм  Давыдова Таисия Матвеевналар катнашты. 
8 май көнне  Княз авыл җирлегендә авылында билгесез солдат һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап “Батырларның даны мәңгелек!” дип исемләнгән митинг-концерт үткәрелде. Бирегә урта мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, тыл ветераннары, авыл халкы җыелды. Тантаналы митингны   авыл җирлеге башлыгы Белова  Тамара  Ивановна  ачып җибәрде. Ул ветераннарга бәйрәм белән тәбрикләү сүзләрен җиткерде.  Митингка катнашучыларга  ветеранар клубы «Надежда» бик матур эчтәлектәге концерт программасы хәзерләгән иде.   
9май-Жину бэйрэменэ багышланган митинг-концерт клубнын кече фойэсенда узды. Бэйрэмгэ авылыбызнын олы-кечесе килгэн иде.
     

Әҗмәкәй авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә. Анда укучылар, авыл халкы,оешмалар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International