ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Суык-Су мәктәбе  укучылары ветераннар һәм өлкән яшьтәге әби-бабайларга шефлык итүләрен дәвам итәләр."Һәр көн игелек кыл!"дигән шигар  (девиз) белән яшиләр.  Бүген алар тыл ветераны Хасанова Мөкәрәмә әби янында кунакта булдылар. 90 яшькә якынлашып килүче Мөкәрәмә әби  укучыларга үзенең сугыш еллары хәтирәләрен яңартты.

10 март  көнне хоккей уйнау сезоны тәмамлануга багышланган ярышларда узды. Бу  ярышларда Биклән авылы яәҗләре мәктәп укучылары  һәм укытучылары командасына каршы  көч сынашты. Нәтиҗәдә-" Сәламә яшәү. Дуслык .Тигезлек" Җиңде.
Биклән мәктәбенең  6 класс укучылары   Мустафина Чулпан һәм Мустафин Ильсур, шулай ук 8 класс укучысы  Хасанова Алина   XX Межрегиональ  (6-8 класслар арасында  читтән торып үткән  )  физика- математика олимпиадасының җиңүчеләре булдылар.
 XIV ачык  яшьләр   фестивале  «Созвездие – Йолдызлык -2014» быел  да дщвам итщ.  Борды мәктәбе укучысы  Чернова Диана   «Вокал»номинациясендә ( җитәкчесе Галлямов З.Г.) Яр Чаллы шәһәрендә үткән зона ярышарында җиңеп  III дәрәҗә Дипломга ия булды һәм финалга үтте.Диананы шундый зур җиңүе белән тәбрик итәбез! Иҗат уңышлары телибез!
 Яр Чаллы шәһәрндә үткән фестиваль барышын  телевизор экраннары аша 16-17 мартларда (көнде) карый аласыз
2014 елның 9-10 мартында Мамадыш муниципаль районнарында спортның кышкы һәм җәйге төрләре буенча мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында “Волейбол” төре буенча зона этаплары узды. Районнан Теләнче-Тамак урта мәктәбенең 7-8 класс укучылары  катнашты һәм  5нче урын яулады.
8 март бәйрәме уңаеннан, Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авылларында шул авыл мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән элеккеге заманның матур йоласы – кыз димләү һәм кыз озату күренешләре сәхнәләштерелде. 
 
       

"Гиндукуш"  музеена  Ростова на Дону  шәһәренең ветераннар оешмасы вәкилләре килде,алар Әфган турында "Кайтырга хокуклы-2" дигән документаль фильм эшлиләр.Иске Абдул җирлегендә төзелгән һәйкәл һәм музей турындагы белешмә   фильмда урын алачак. 

   

2014 елда сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләренә X юбилей республика конкурсы үткәрелә.

Конкурста катнашуга гаризалар Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү советының техник секретариаты тарафыннан 2014 елның 31 мартына кабәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Вишневский ур., 26 йорт. 413 кабинет. Телефоннар: (843) 238-99-25, 236-44-73, e-mail: pcq2008@yandex.ru.

Конкурс буенча тулырак мәгълүмат www.pcq.ru сайтында урнаштырылган. 

  15 март 1992 елдан бирле Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу дата Америкада Ф.Кеннединың президент антын биргән көне белән бәйле. Ул кулланучыларның дүрт төп хокукын – мәгълүмат алуга, товар иминлегенә, сайлап алу мөмкинлегенә һәм кулланучының үз дәгъвасын җиткерүгә хокукларын билгеләп үткәнгә быел 50 ел тула. Россия кулланучылары өчен дә быел юбилей елы: “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы законны кабул ителгәнгә 20 ел була. Дөньяның кулланучылар берлеге, традиция буенча, ел саен шушы көн шигарен игълан итә. Быелгы кулланучы хокукларын яклау көне  «За права потребителей услуг мобильной связи!» дигән шигар астында үтә.

 

   


12
март, 2014 ел
чәршәмбе

«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча  күмәк чара үтте.Бу чара "Өйдә һәм урамда кагыйдәләрне саклауга" багышланган иде.

        

    

 


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International