ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 КАДЕРЛЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР! Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне  шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!

Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек, өеңә иминлек алып килсен.

 2014елның 25 маеннан Федеральным законом № 313-ФЗ   ст. 6.9.1 КоАП РФ, үз көченә керә.Ул предусматривающая ответственность за уклонение от прохождения диагностики, профилактических мероприятий, лечения от наркомании (или медицинской и (или) социальной реабилитации в связи с потреблением наркотических средств без назначения врача.

ТИПКАның (Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының) хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәгендә Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”неңТатарстан Республикасы буенча район инспекторлары, Казан кооператив техникумы, “Җидегән чишмә” АФ ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды.

Казан ИТ-паркында “Балаларга өстәмә белем бирү системасында “Робот техникасы” юнәлешен үстерү” темасына республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинарның максаты – укыту робот техникасының хәзерге заман казанышларын, мәгарифнең төрле баскычларында укыту конструкторларын куллану мөмкинлекләрен күрсәтү.Семинар эшендә  безнең районнан  мәгариф бүлеге башлыгының  тәрбия эше буенча урынбасары Шәйдуллина Э. В. һәм Биклән мәктәбенең “Робототехника” берләшмәсе җитәкчесе Якупов Р. Н. катнаштылар.
  1 марттан Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертелде. Укучыларга үз ихтыяры белән бер генә телне сайларга тиеш. Өстәмә дәресләр атнага бер тапкыр уздырылачак.
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Татарстанда 2014 нче елның “ИТ-чемпион” республика конкурсына старт бирелде. "Шәхси кабинет"ларга 15 марттан кереп булачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр иткәнчә, быел конкурста мәктәп укучылары гына түгел, мәктәпләр дә катнаша. Укучылар өчен конкурс ике этапта уздырыла.
 

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
 5 март көнне район китапханәчеләренең планлаштырылган киңәшмәсе узды.
28 февраль көнне  Бәтке мәдәният йортында  авыл китапханәсе     каршында эшләп килүче   «Вдохновение» һәм   «В мире сказок» клубында шөгелләнүчеләр    Халыкара хатын-кызлар һәм Масленица бәйрәме хөрмәтенә концерт куйдылар.
  Мәскәүдә узган Россия крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XXV юбилей съездында  райондашларыбыз  Ренат Ханов һәм Наил Мавлауч Фәрраховлар катнашты. Дүшәмбе көнне район хакимияте бинасында узган  утырышта Наил Фәррахов  район активын әлеге съезда күтәрелгән мәсьәләләр белән таныштырды.
Мәләкәс авыл җирлегендә   Масленица шаулап узды. Бәйрәмне керәшеннәрнең яраткан фольклор коллективы «Питрау» ачып җибәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International