ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2014 ел
сишәмбе

1 март көнне Сәмәкәй мәктәбенең барлык укучылары һәм укытучылары  Иске Абдул авылында урнашкан Гиндукуш музеена барып кайттылар . Музей тарихын, авыр сугыш елларын укучыларга Габдрахманов Әбүзәр абый сөйләп үтте. Очрашуда Ситдиков Марсель абый белән Насыров Ильдус абый да бар иде. 

28 февраль  көнне администрациянең утырышлар залында белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе узды.Киңәшмә эшчәнлегендә Мәгариф өлкәсендә   Департамент күзәтү һәм тикшерү органнары белгечләре  Златкина Е.А. и Хадыев А.И. катнашты һәм чыгыш ясады.

Тукай районы инвалидлар -картлар йортында Кыш озату бәйрәме булып узды. Монда яшәүчеләр бу бәйрәмне бик көтеп алалар, төрле бәйгеләрне үзләре оештыралар,күңел ачалар. Коймаклар белән сыйлану, Карачкы яндыру  күренеше аларга бигрәк тә куаныч бирә.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Быел 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килү сәбәпле, Россия халкы өч көн ял итәчәк. Хезмәт кодексы нигезендә, 10 март – өстәмә ял көне булып санала

Авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Сабирова Рауза Сабир кызы 27 нче февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Рауза апаны ихтирам итеп,олылап юбилее белән  котларга, Тукай муниципаль районы  башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова һәм Әҗмәкәй авыл үзҗирлеге рәисе Марат Гәбделхай улы Фазылҗанов җылы котлауларын һәм күчтәнәчләрен тапшырдылар.  

 

 

 

 

 

                                      

"Батырлык дәресләре" акциясе кысаларында районның эчке эшләр бүлеге   ветераннар Советы һәм яшьләр белән эшләү Советы Кече Шильнә һәм Новый поселогы мәктәпләрендә булдылар. Ветераннар Советы рәисе Морозов Сергей Владимирович укучылар алыдында  чыгыш ясады.
Районың эчке эшләр бүлеге   ветераннар  Советы  11-13 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә үткән спартакиада да уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Районың эчке эшләр бүлеге   ветераннары  Алабуга шәһәренә экскурсиягә бардылар, милиция мәктәбенең музее буйлап сәяхәт кылдылар,яшьлеклән искә алдылар.
  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге “Широкая Масленица” бәйрәме   бик тә кызыклы, җанлы итеп үкәрде .Бәйрәмдә төрле  гаиләләрдән булган 60 бала  катнашты,шау-гөр килеп  төрле бәйгеләрдә катнаштылар,тәмле коймаклар белән сыйландылар. Аларны тәмле коймаклар белән  Татарстан поселогыннан  Петрова Елена  һәм Беспалова Галина апалары    сыйлады .
Декларация тутырырга вакыт. Татарстан Республикасы  буенча Россия федераль салым хезмәтене 9 нче  районара инспекциясе     2013 елда өстәмә  керем алучыларны көтеп кала,3- НДФЛ формасы буенча  декларацияне  30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International