ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2014 ел
җомга

27 февраль көнне   администрациянең утырышлар залында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә  түбәндәге  мәсьәләләр каралды: «Истоки» фольклор фестивале нәтиҗәсе буенча бүләкләүләр; Бөек Җиңүнең 70еллыгына хәзерлек буенча алда торган бурычлар;мәдәният бүлегенең  ярты еллыкка эшләнәчәк эш планын барлау;  төрлеләр.

  Новотроицкое авылының балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе» исеменә 8 тәрбияче көч сынашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнелде: 1 урын Гөлназ Сабитова(Круглое Поле поселогыннан), 2 урын - Анна Хисмәтова( Бәтке балалар бакчасы),3 урын- Мария Маратаева.( Шилнәбаш  балалар бакчасы).Алар районыбыз данын 13-14 мартта Яр Чаллыда «Елның тәрбиячесе» конкурсының зона турында яклаячак.
 
 

 26 февраль көнне Круглое Поле мәктәбе укучылары төркеме  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә булдылар.Алар өчен"Сәламәт йокы" дигән әңгәмә үткәрелде,сенсор бүлмәсендә психолог ярдәмендә психо-эмоциональ киеренкелекне булдырмау йөзеннән "Ташландык бакчага" дигән  чара уздырдылар

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 21 февралендәге 104 номерлы карары белән 2014 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары расланды.Нигезләмә «2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан  

Россиянең Салым хезмәте 14-15 мартта һәм 11-12 апрельдә салым түләүчеләр-физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә.

 

Татарстан Республикасының барлык территориаль салым инспекцияләре бу көннәрне гражданнарны 9-20 сәгатьтә кабул итәчәкләр.

 
 

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Әлмәт шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына татар-башкорт милли көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда   60 килограммга кадәрге үлчәүдә Борды егете, Татарстан Республикасының спорт мастеры Дмитрий Левашов III урынга лаек булды

25 февраль көнне Шильнебаш авыл китапханәсе мөдире  Нурзиля Нигматовна Бариева укчылар белән   "Сайлауларга  беренче тапкыр!" дигән белешмәлек сәгате үткәрде

 

 Зәй шәһәрендә үткән"Мин-мастер" дигән республикакүләм бәйгенең зона ярышларында катнашып Иске Абдул мәктәбе укучылары  Бәхтеева Айзирә һәм  Мәвләвиев Илшат    таныклык белән бүләкләнделәр( свидетельство)
26 февраль көнне  Останково авылында Кече авыл бәйрәме уздырылды."Безнең авыл- безнең горурлыгыбыз" дип аталган  бәйрәмне  китапханә мөдире  Ольга Леонидовна Беспалова оештырды һәм алып барды. Чарада шулай ук, Тләнче Тамак коррекция мәктәбе укучылары да катнашты,  кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды, бай эчтәлекле концерт программасы күрсәтелде,өстәл артында тәм-том белән дә сыйландылар.
Муниципаль районның авыл китапханәләрендә Яшь сайлаучылар белән төрле чаралар уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International