ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Тукай  муниципаль  районында "Яшь сайлаучы-2014"дигән тема астында чаралар үтеп тора . Программалар төрле: дәресләр,эшлекле уеннар ,тематик класс сәгатьләре,  информационно-хокук сәгатьләре, лекцияләр, «Круглые столы»,китап һәм рәсем  күргәзмәләре  , сайлау  комиссиясе кешеләре белән очрашулар.
26 февраль көнне   Новотроицкое мәктәбендә республикакүләм "Ел укытучысы-2014" бәйгесенең муниципаль туры узды.  Портфолио нәтиҗәләре буенча 6 мәктәп укытучысчы бәйгедә катнашты. Жюри   бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне билгеләде .1 урынны -Кнәз мәктәбенең математика укытучысы Сайфетдинова Гөлнара Васил кызы  алды.
 25 февраль көнне хакимиятенең утырышлар залында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе утырышы узды. Анда партия эчендә башлангыч тавыш биргәндә сайлап алучылар билгеләү өчен кандидатуралар ачыкланды.  Тәкъдим ителгән 40 кандидатурадан торган төркемне «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Васил Хаҗиев җитәкли

26.02.14     Борды мәкәбендә герой -шагыйрь  Муса Җәлилгә багышланган «Муса абый балаларның якын дусты» дигән кичә узды. Кичәнәне татар теле укытучысы  Саитова Земфирә алып барды.

  Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе  буенча быел  Свидетельствоны электрон вариант рәвешендә бирәчәкләр,ул 4 елга чаклы гамәлдә булачак.  

26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Ветераннар  советы һәм инвалидлар оешмасының берләштерелгән пленумы узды.Пленум эшчәнлегендә район башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция Хак кызы, ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының членнары, тикшерү-ревизия  комиссияләре членнары, Башкарма комитетның бүлек башлыклары катнашты.
 НФ ВПО ФГБУ «НГЛУ»институтының  1V курс  студентлары  25 февраль көнне  Шильнебаш мәктәбе укучылары белән  "Наркотиксыз дөнья" дигән   чара үткәрделәр
 

Министерством образования и науки Российской Федерации и Общероссийском союзом общественных объединений «Молодежные социально-экономические инициативы» при поддержке Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации, Федерального агентства по делам молодежи в 2014 году проводится Всероссийский конкурс молодежных авторских проектов, направленных на социально-экономические развитие российской территорий, «Моя страна – моя Россия» .

  www.moyastrana.ru Телефон для справок 70-12-46

Тлянче Тамак мәктәбендә  хәрби- патриотик тәрбия  бирү айлыгы бара. Шушы максаттан туган илгә, төрле сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташларыбызга багышланган кичәләр үтеп тора. 1-11 сыйныф укучылары арасында "Йөрәк хәтере" дип исемләнгән патриотик җырлар бәйгесе үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International