ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Балалар бакчаларын ноутбуклар һәм проекцион техника белән тәэмин итү буенча республика программасы кысаларында узган атнада район бакчалары тәрбиячеләренә эштә куллану өчен 49 ноутбук кайтарылды.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенә караган югары уку йортларына- Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Иваново, Воронеж шәһәрләрендә урнашкан вузлар, 2014-2015 уку елына егет һәм кызларны көндезге бюджет бүлекләренә чакыра. Белем алган чорда курсантларга стипендия түләнә. Аның күләме аена 12 мең сумнан башлана.

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге белгечләре  туган якка мәхәббәт,өлкәннәрне хөрмәт итүне көчәйтү максатыннан төрле гаиләләрдән булган балалар белән" Рыцарский турнир» үткәрделәр.

Мәләкәс авыл китапханә мөдире   Фартдинова Лилия «Пар канатлар» клуба  белән  берлектә  «Мин бәхетле син булганда»дигән    кичә уздырдылар. Бу бик эчтәлекле чара Гашыйклар көне уңаеннан  оештырылды.

 Мәләкәс  авыл мәдәният йортында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан укучылар һәм яшьләр арасында«Солдатта булган, диләр»  дигән  КВН(тапкырлар,шаяннар)ярышы узды.Катнашучылар, килгән тамашачылар китапханә оештырган «Без Ватан сагында»дигән фотолар күргәзмәсе белән дә таныштылар.

 

              

  Без Иске Абдул авылы "Гиндукуш" музеена бардык  ,дип язалар Иске Дөреш мәктәбе укучылары .Авылына килеп җитү белән елмаеп Резедә Рависовна безне каршы алды. Башта музей каршында оештырылган һәйкәлне карадык, андагы язуларны укыдык, фотоларга төштек.
  Татарстан   Республикасында Әфган сугышында һәлак   булган һәм  вафат булган  ветераннарның гаиләләренә 10 мең сум күләмендә матди ярдәм крсәтеләчәк.

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Бәтке мәктәбенең 8 а класс (класс җитәкчесе Якупова Г.З.)укучылары мәктәптә үткән  хәрби-патриотик  смотр бәйгесендә  үзләренең осталыкларын,ныклы хәзерлекле килгәнлекләрен  күрсәтә алдылар.  Алар шулай ук, әти-әниләре ярдәме белән  төгелгән   хәрби киемнәр  белән чыгыш ясадылар һәм 2 нче урынга лаек булдылар.  
25 февраль көнне Биклән мәктәбендә район мәктәпләре турында  финалга үткән 6 китапханәче " Ел китапханәчесе-2014"  бәйгесендә катнаштылар .Нәтиҗәләр буенча  муниципаль тур җиңүчесе булып - Романова Галина Николаевна  танылды МБОУ «Князевская СОШ») .
 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль берәмлегенең “Балтач” спорт комплексы һәм «Хыял» яшьләр үзәгендә республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары уздырылды. 
 Ярышларда Тукай районы командасы 12 урынны алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International