Туган илебездә, шул исәптән Тукай районында да “Белем бәйрәме”н билгеләп үттеләр, мәктәпләрдә тантаналы ленейкалар булды, беренче көмеш кыңгырау чыңы яңгырады. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлаган сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен бу көн аеруча истәлекле, шатлыклы, дулкынландыргыч булды. Безнең районда гына да 1 сентябрь көнне 4377 укучы мәктәпләргә килде. Шуларның 528зе – беренче сыйныфка килүче сабыйлар.
Бөек Ватан сугышы ветераннары Пелагея Кузьминичнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
«Өскә!» бу –18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен стажировка үткәрү программасы һәм системасы. Ул Татарстан Республикасының алты ведомствосында һәм министрлыгында стажировка үтүгә әзерлек, тәҗрибә һәм тәкъдимнәр алуга юнәлдерелгән. Алга таба дәүләт граждан хезмәте өлкәсендә эшкә урнашу катнашучыларга һәм аларның сәләтләренә генә бәйле булачак.
Безгә килгән теләкләрегезне исәпкә алып, 1 сентябрьдән яңа автобус хәрәкәте графигын тәкъдим итәбез.
Тантанада ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты. Алар чакырылган кунакларны котладылар һәм Тукай районының 2 гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырдылар.
2022 елның 27 августында Тукай муниципаль районында Бәтке урта мәктәбендә "Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге"автоном коммерциячел булмаган оешма белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
2021 елдан башлап Россия яшьләренең ил буенча мәдәни чараларга бушлай бару мөмкинлеге бар. «Пушкин картасы» – 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр өчен билгеләнгән 5000 сумлык «Мир» түләү системасының банк картасы. Бу сумманы дәүләт исәпли, картаны мөстәкыйль рәвештә тулыландырырга кирәкми. Карта белән мәдәни чараларга билетлар гына түләп була, калган операцияләр мөмкин түгел.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе (алга таба-идарә) 1.3.1 пунктын үтәү йөзеннән. 2022 елның 26 маендагы Идарә каршындагы Координация советы утырышы беркетмәсе «Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» мәгълүмати буклет эшләнде (алга таба - белешмәлек)
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының XXIII утырышы 2022 елның 5 сентябрендә район Советының утырышлар залында узачак.
Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.