31 август көнне Татарстан посёлогында "БиблиоҖәй"Китап күперләр сала" дип исемләнгән кызыклы вакыйга үтте.
1638 нче елда нигез салынган Колыш авылы бәйрәме уздырдык
70 төрле һөнәр иясе Мулланур абый бүгенге көндә искиткеч матур, төзек, гөлләргә күмелеп утырган җылы, нурлы өендә Камал апа белән гомер кичерә.
2022 елның 3 сентябрендә Халыкара Бердәмлек көнендә Княз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз....»дигән Хәтер дәресе үткәрделәр
Чаллыда «Мәдәниятне үстерү» федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән «Мастеровые»рус драма театрының яңа бинасын ачу тантанасы булды.
Тукай районы хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып “Ярыш” авыл хуҗалыгы оешмасы урып-җыю эшләрен тәмамлады. Биредә уртача уңыш гектарыннан 48,3 центнерны тәшкил итә. Хуҗалык – 450 гектар мәйданда көзге бодай да чәчте. Район башлыгы Фаил Камаев хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсендә хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровка башкарылган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, сөенечләре белән уртаклашып, хуҗалыкның уңышлы эшләп килүен билгеләп үтте.
Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык-иминлек, дуслык һәм бердәмлекнең гәүдәләнеше ул.
Быел безнең районда Республика көненә багышланган бәйрәм тантанасы Яңа поселогында яңарак кына ачылган «Габдулла Тукай» паркында үтте. Көтеп алган бәйрәмебез, гадәттәгечә, чәчәкләрдән ясалган искиткеч гүзәл композицияләр белән баетылган булуы белән халык күңеленә аеруча хуш килде.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Казан Кремлендә ТР Президенты 50дән артык Татарстан кешесенә Россия Федерациясенең һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында - райондашыбыз, «ТР Янгын сагы» хезмәтенең Чаллы отряды Биклән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Рамил Фәрдиев тә бар.
Шушы көннәрдә “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында муниципаль берәмлекләр арасында узган бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына дистәләгән яңа машиналарның ачкычларын тапшырды. Автомобильләр ел саен үткәрелә торган муниципаль берәмлекләр смотр-конкурсында җиңеп чыгучыларга бирелде.
2022 елның 2 сентябрендә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларга «Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас» һәйкәле янында, Князево авылында икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнгә багышланган « Җиңү өчен,Рәхмәт сезгә, солдатлар"дигән митингы узды. Митингта Князево мәктәбе укучылары, шулай ук тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары катнашты. Катнашучылар алдында Князево авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова, Князево авыл җирлеге депутаты Тамара Егор кызы Тузеева чыгыш ясады.