ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

9 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Чараның хөрмәтле кунагы РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров булды. Ул катнашучыларны котлады һәм 2 Тукай гаиләсенә сертификатлар тапшырды.

 
2020 елның 9 декабрендә Кнәз мәдәният йорты сәхнәсендә мәдәният йорты методисты Роза Вакыйф кызы Зарипованың «Тормыш агамы» пьесасы буенча куелган«Урланган гомер» спектакле күрсәтелде.  

  Бәтке авылы "Салават күпере" җыелма хореография коллективы  "Камские истоки ""милли мәдәният төбәк фестивалендә  3 нче дәрәҗә лауреат исеменә даек  булды 

Бекафест 2020 " Республика конкурсы узды. Тукай районы балалар сәнгать мәктәбенән "Сандугач" ансамбле һәм Айзилә Фәрхетдинова финалист булдылар  

5 декабрь көнне Түбән Суык-Су авылының универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында VII Спартакиада булып узды. Ярышларга 56 кешедән артык кешене берләштергән 13 команда килде. Тантаналы ачылышта муниципаль район башлыгы Ф.М. Камаев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы И. Р. Гәрәев, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Г. с. Зарипов чыгыш ясадылар.

 9 декабрь көнне, Ватан Геройлары көнендә, «Патриот» хәрби дан музеенда «Геройлар, батырлар,без Сезне онытмабыз!"дигән батырлык дәресе узды. 

 9 декабрь көнне, Шилнәбаш авылында яшәүче Ратникова Анастасия Александровнаны 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасарыР.С. Игтисамов   һәм Шилнәбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарыО.А. Чекушкова  котладылар. 


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Халыкка интернет-ресурслар ярдәмендә бушлай белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү максатыннан, Тукай муниципаль районының рәсми сайтында «открытое образование.рф» онлайн-укыту Интернет-сайтына сылтама - ачык белем бирүнең милли интернет-платформасына сылтама урнаштырабыз.

Ел саен 1-10 декабрьдә, инвалидлар ункөнлегендә, сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен бәйрәм чаралары, экскурсияләр оештырыла, спорт ярышлары уздырыла. «Балкыш» сәламәтләндерү лагеренда район күләмендә инвалидларны хөрмәтләү чарасы үтте.

 

8 декабрьдә Фаил Камаевның Тукай муниципаль районын җитәкләвенә өч ел тулды. Әлеге өч елда шәһәр яны районы зур күтәрелеш кичерә. Социаль объектлар төзелә, яңара, юллар салына, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә алга китеш зур. Район икътисады юнәлешендә өстенлекле юнәлеш – авыл хуҗалыгы тармагы. Тукай районы икмәк, ит, сөт җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә. Республика җитәкчелеге Фаил Камаевның эшчәнлеген һәм башлангычларын югары бәяли.  Фаил Камаевның райондагы эшчәнлеген тукайлылар ничек бәяли – сораштыру шул хакта. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International