Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идәрәсе яшүсмерләр арасында «Бригантина» хоккей клубында турнир уздырды. Чарада «Исток», «Бригантина», «Альтаир», «Радуга»клублары катнашты.
Кенәз авыл мәдэният йорты хезмәткэрлэре Халык-ара хатын - кызлар көне уңаеннан Теләнче- Тамак картлар һәм инвалидлар йортына концерт программасы белән кунакка бардылар
Сәмәкәй мәдәният йортында, 8 нче март –халыкара хатын кызлар көненә багышланган, “Тормыш яме-хатын-кыз”дип аталган бәйрәм кичәсе үтте.Бәйрәм, матур җырларга уралып, чәй өстәле артында барды.
ӘНИЛӘР Бәйрәм табынына кунакларны ике тапкыр җыйдык. Көндез Өргыды һәм Сәет авылларыннан өлкән буын апалар, ә кич белән яшьләр җыелды. Апаларыбыз бәйрәмдә мөнәҗәтләр әйтеп илләребез, көннәребез имин булсын дип догалар кылды.
4 март көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” Республика конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә иң-иңнәре дип табылган күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Безнең районнан бу тантанага хөрмәткә лаеклы, хезмәтләрендә уңышка ирешкән 4 гүзәл затыбыз катнашты. "Ярыш" авыл хуҗалыгы оешмасының алдынгы сыер савучысы Марданова Фидания Мавляветдиновна, Теләнче-Тамак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенроссия "Ел укытучысы" конкурсының район этабы җиңүчесе Абзалова Алсу Мирдайсеровна,"Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре, шәфкать туташы, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә катнашып район данын яклап "Хатын-кыз-әни" номинациясендә матур чыгыш ясаган Салахутдинова Альмира Касимовна, "Гиндукуш" хәрби дан музее" җитәкчесе, "Ак калфак" бөтендөнья иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә катнашып район данын яклап "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә тамашачы мәхәббәтен яулаган Гарипова Резеда Рәвисовна катнашты.
3 март көнне Яна Мусабай авылы клубында 8 Мартка багышланган концерт уткэрелде.
3 март көнне районның мәктәп директолары һәм балар бакчасы мөдирләре Район башлыгы Васил Хаҗиев, башкарма комитет җитәкчесең мәгариф буенча урынбасары Рамил Исаев җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәренең шин заводында булып кайттылар
3 март көнне районның утырышлар залында район башлыгы Васил Хаҗиев белем бирү учреждение җитәкчеләре белән очрашты, Түбән кама заводыннан кайткач туган фикерләре белән уртаклашты,эшче һәнәренә әһәмият бирү турында үзенең тәгъдимнәрен җиткерде
18 февраль көнне Җәлил бистәсенең 2нче урта мәктәп базасында укучыларның“Муса Җәлил – иҗат һәм батырлык үрнәге” фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чарада Тукай униципаль районыннан Кече Шилнә мәктәбеннән Галиуллина Гүзәл һәм аның укытучысы З.Н. Исламова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар, сертификат белән бүләкләнделәр
Теләнче- Тамак авылы Картлар йортында терләкләндерү мәктәбе укучылары һәм авыл да гомер итүче Люция Файзуллина бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар