Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Тукай, Балтач, Арча, Теләче, Нурлат, Мөслим районнары мәктәп укучылары исәпләнә. Иң актив Топ-10 мәктәп укучысы исемлегенә Кукмара, Нурлат, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Тукай, Ютазы, Югары Ослан районнарыннан мәктәп укучылар керде.
Тукай районында халык иҗаты әсәрләрен язып алу максатыннан 25 -28 июньгә чаклы Боерган, Калмаш, Биклән,Күзкәй,Кенәз, Иске Абдул авылларында музыкаль-этнографик экспедицияләр оештырылды .
Яңа Бүләк авылы китапханәсендә китапханәче Зөлфия Мингалиева мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен “Белем иленә юл күрсәтүче син, китап!” дип аталган чара уздырды.
29 июнь көнне Шильнебаш авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә узды. Әңгәмәне шул авылда туып үскән Мугинов Альфис Альфанович уздырды .
Быел Татарстанда Ураза һәм Корбан гаетләре көннәре расланды.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов карары буенча, 17 июль — Ураза бәйрәме, ә 24 сентябрь — Корбан бәйрәме булачак.