ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
10 нчы апрель көнне Бәтке мәктәбендә укытучылар ГТО тапшырдылар  Алар өчен төрле ярышлар оештырылды, физик күнегүләр барланды.Укытучыларны  әлеге уңышлары белән котлыйбыз!

Бөек  Җиңүнең  70 ел тулу уңаеннан Казан шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек    Шашарин Анатолий Васильевич   Бәтке мәктәбе укучыларына  Җиңү турында үзенең фикерләрен туплаган,  бик җылы  эчтәлекле хат юллаган. Бу хатны балалар бик  бирелеп тыңладылар, соңыннан фикер алышулар булды 

2014 нче елның 8 апрелендә Тукай районы  мәктәпләрендә  барлык сыйныфларда да «Батырлык дәресе» буенча тәрбия сәгатьләре үтте.Бу акция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылды,видеороликлар күрсәтелде, герой пеонерлар турында әңгәмә уздырылды, Ю. Левитан тавышы тыңланды, төрле җырлар  башкарылды 

  Түбән Суыксу урта мәктәбендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган республика акциясенең район этабы үтте. Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан оештырыла торган бу чара район укучылары арасында елдан-ел активлаша. Быел Түбән Суыксуга 21 мәктәптән килгәннәр иде. 

«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсын район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы,полиция майоры  Шамил Ганиев ачып җибәрде.Котлау сүзләрен  шулай ук район мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Роберт улы Исаев җиткерде.   
10 апрель көнне Новотроицкое мәктәбендә     "Бөек Ватан сугышы тарихы битләреннән "  дигән интеллектуаль-патриотик   уеннның   финал ярышлары узды  Бу уен-ярышта   мәктәпара ярышларда җиңгән -Мусабай Завод, Калмаш, Түбән Суыксу, Новотроицкое, Иске Абдул  командалары катнашты

 Кенәз  мәдәният йортында – Космонавтика көненә  "Космоска юл" дигән конкурлар узды ,алар : «Завтрак космонавта», «Настоящий космонавт», «Пройди препятствие», «Передай другому»  һ.б. Ярышлар командалар арасында барды. Шулай ук  төрле  уеннар уйнатылды, призлар бирелде, шигырьләр  укылды

2-4 апрель көннәрендә Мамадыш шәһәрендә яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча IV Бөтенроссия турниры үтте.Тукай районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортсменнары бу турнирда (Бәткедән Илья Николаев, Андрей Шиляев )өченче урыннарны яуладылар (тренерлары Фатих Галәветдинов)

Сосновый Бор поселогының спорт залында бадминтон уеннары буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда  90 спортчы көч сынашты. Бадминтон уены дүрт төркемдә узды.  

Район хакимияте бинасында муниципаль район Советы каршында оешкан яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Анда эш планы белән таныштылар, парламент лидерларын сайладылар.
   Кнәз поселогындагы  Николай Чудотворец храмында Тәре йөртү йоласы үтте. 
Чиркәү тирәли әйләнгәннән соң, изге йортның ишекләре ачылды. Бу Олы көн җитүне, Христосның яңадан тууын аңлата иде. Сергий атакай бар җыелган халыкны изге бәйрәм белән котлады. Чара берничә сәгать буена дәвам итте. Аннары Атакай матур кәржиннәрдә чиркәүгә алып килгән йомыркаларны һәм куличларны изгеләндерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International