ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
1 март, якшәмбе көнне, Мәләкәс авылының хоккей кортында Тукай муниципаль районы кубогына хоккей уеннары буенча ачык турнир үтте.   Районыбыз хоккейчыларыннан кала, спорт уеннарында Сарман һәм Алабуга районнарыннан спортчылары да катнашты   
5-8 февальдә Минзәләдә 1999-2000 елгы  кызлар һәм  малайлар  катнашында   Татарстан Республикасы   укучылары арасында   волейбол буенча  X Спартакиада ярышлары узды.  Бу турнирда  Тукай районы командасы 2  призлы урынны алды( тренер Рамил Закиров).Кызлар арасында иң яхшы уенчы дип Теләнче-Тамак кызы Розалина Закирова табылды.
26 февраль  көнне  "Энергетик" мәдәният   сараенда  Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Тукай районы үзешчәннәренең"Струны войны" дигән тема астында зур концерты булды.  Анда 11  фольклор төркеме һәм 150  бала катнашты.  Концерт башланыр алдыннан   муниципаль район башлыгы Вәсил Гариф улы Хаҗиев  Калмаш авлының 4 ветеранына юбилей медальләре тапшырды, барлык килгән кунакларны якыннашып килүче  олы бәйрәм  белән котлады, концертта катнашучыларга иҗат уңышлары теләде. 
Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре ветераннарга  картаерга ирек бирмиләр, алар белән төрледән-төрле  бәйгеләр оештып кына  торалар . 28 февраль кынне алар белән бильярд ярышлары уздырдылар ,8 ветеранн катнашты 
 Иске Дөреш   авыл җирлегендә  сугыш һәм хезмәт ветераннарына Юбилей медален    район башлыгы урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова тапшырды. Анда бүгенгесе көндә 37 ветеран яши,аларга шулай ук район башлыгы бүлүге итеп истәлеккә сәгать   тапшырылды. 
26 февраль  көнне Тукай  муниципаль районында    сугыш һәм хезмәт ветераннарына Юбилей медальләре тапшыру  тантаналары башланып китте. Район башлыгы  Васил Гариф улы Хаҗиев  Калмаш авлының 4 ветеранына  "Энергетик" мәдәният йортында  үткән чара алдынннан, медальләр ,истәлекле бүләкләр тапшырды.  Аларга  сәламәтлек, озын гомер,тыныч күк йөзе,бәхет,шатлыклы көннәр  теләде 
Комсомол поселогында юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды. Медальләрне тапшыру тантанасында  башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Вәсим улы Асылгәрәев, хәрби комиссариат вәкиле  С.М. Ряднинский, авыл җирлеге башлыгы Ольга Викторовна Сурова катнаштылар.

27
февраль, 2015 ел
җомга
26 февраль көнне Иске Абдул мәктәбендә тарих   укытучылары, мәктәп директорлары  урынбасарларының семинары узды.  

“Минем гаиләм шәмаиле” акциясе уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте конкурс оештыра. Әлеге проектка каллиграфия нисбәтле хезмәтләр берничә номинациядә кабул ителә.


Агымдагы  елда Татарстанда билгеләп үтелүче  Парклар һәм скверлар елы логотипы билгеләнде.Ул заманча парк рәвешендә сурәтләнгән. Элемент буларак анда төп керү урыны – арка, агач эскәмия, фонарь, фонтан бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International