ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Атналык киңәшмәдә алты райондашка «2013 елда Казанда үткән XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек медаленә РФ Президенты грамотасы тапшырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закиров, «Диалог», «Яңа коммуналь челтәрләре», «Автостройинком», «Бәтке коммуналь челтәрләре», «Тукайтеплогаз» җәмгыятьләре җитәкчеләре Урал Тимерханов, Риф Миннекәев, Ришат Хәбибуллин, Григорий Петров, Вахит Насыйбуллин лаек булдылар.
Борды мәктәбендә менә ничә еллар  инде туган як музее эшләп килә. Җитәкчесе тынгы белмәс,пенсионер укытучы, өстәмә белем бирү педагогы Кузьмина Тамара Егоровна.  
25 февраль ккөнне Иске Дөреш  мәктәбендә  чит теләр буенча «Мир без границ»дигән  тема астында 3нче   иҗади-гамәли конференция узды.
27 февраль көнне  II Республика  лингвистичк форумы узды.  Бу чарада  Бикляән мәктәбе укучылары  Зигангирова А.Э. - «Языковой лабиринт»,   Токарева Е.Н. –    «Тайны перевода» мәйданчыкларында уңышлы гына чыгыш ясадылар
ТРның Яр Чалы шәһәре( Тукай районы) районындагы Пенсия  фонды идарәсе 2014 елның 12 ае өчен Россия Федерациясенең Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина страхованиесенең федераль фондына исәпләнгән һәм түләнгән иминият кертемнәре буенча  мәгълүматлар тапшыру вакыты җитүен искә төшерә.  

Январь аенда Калмия урта мәктәбе укучылары балалар һәм укучылар өчен узган Россиякүләм «Зимнее вдохновение» конкурсында катнаштылар. Әлеге конкурска балаларны  Калмия авыл  китапханәчесе Алмира Гилфанова әзерләде. 

1 март көнне  Калмия авыл китапханәчесе Альмира Гилфанова, кызы Айзилә һәм әнисе Фәйрүзә ханымнар  Боерган мәдәният йортында узган  районкүләм  «Гаиләләр конкурсында»  кул эшләре белән катнаштылар.  

Яңа Сарайлы авлында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле, ирләр" дигән кичә узды. 

28 нче февральдә   Иске Абдул  мәдәният йортында    Бөек Җиңүнең   70 еллыгына  багышланган  “Сугыш урлаган балачак  “ дип исемләнгән  бик матур кичә үтте.  

Калмаш авыл җирлегендә бүгенгесе көндә 31 сугыш һәм хезмәт ветераны яши. Аларга Бөек Җиңү медале тапшыру тантанасы узды. Җылы итеп  тәбрикләү   сүзләре белән  район Советы аппарат  җитәкчесе Наврозова Әсхәдә Зиятдин кызы котлады . Авыл үзешчәннәре матур итеп концерт күрсәттеләр, шулай ук авыл җирлеге  башлыгы Габдуллина Равия Касыйм кыз белән берлектә аппарат җитәкчесе  ветераннарны  өйләрен  дә барып   котлап кайттылар,аларга исәнлек , тыныч тормышта яшәүләрен теләделәр 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International