Тукай районында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан “Игелек кыл”, дип аталган хәйрия акциясе башанып китте.
2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 ел өчен милек салымы түләү вакыты бетә. Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы була.
Татарстанда 28 ноябрьдә «ГТО комплексының инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан сынау нормативларын үтәү буенча тестлар оештыру» курслары старт алды. Курслар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак
Тукай районы Иске Абдул авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышланган җанга рәхәт, матур бәйрәм булды.Программада: концерт номерлары, уен-көлке, тәмлушкәлэр белэн чәэй эчу, котлаулар ,бүләкләү.
Тукай муниципаль районында Халыкара инвалидлар көненә багышлап планлаштырылган чаралар исемлеге
Инвалидлар декадасы кысаларында, 2022 елның 28 ноябрендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы вәкилләре мөмкинлекләре чикле пенсионерларның өйләрендә булдылар
Кенәз авыл мәдәният йортында «Россия аналары, сезнең алда баш иябез!» дип исемләнгән Әниләр көненә багышланган чара үтте.
Инвалидлар декадасында 1 декабрьдән Тукай муниципаль районында социаль хезмәт күрсәтү, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга һәм аларны караучы затларга юридик һәм медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый.
18 нче ноябрь, Казан Милли Китапханәсендә «Әлфия Авзалова турында истәлекләр» китабының презентациясе узды.
Районыбыз шагыйрәсе, язучы Рәзинә Сәетгәрәевага Әлфия Авзалова исемендәге фонд Президенты имзасы белән " Татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән фидакарь хезмәте һәм югары профессиональлеге өчен" дигән Рәхмәт хаты тапшырылды.
2022 елда 18,4 меңнән артык гаилә Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга җибәргән. Бу ана капиталын файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе - ел башыннан барлыгы 65,2% гариза бирелгән.
16,1 мең гаилә торак сатып алуга яки төзүгә алынган кредитның беренче кертемен ана капиталы белән түләгән яисә шул максатка алынган кредитны тулысынча ана капиталы хисабына каплаган. Тагын 2,3 мең гаилә торак шартларын кредит акчаларын җәлеп итмичә генә яхшырткан. Бу максатларга Пенсия фонды гаиләләргә 10 миллиард сум акча күчергән, бу быел ана капиталы бирүгә юнәлтелгән барлык сумманың 95 %ын диярлек тәшкил итә.
Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга сертификат алырга хокук биргән балага өч яшь тулгач сарыф итәргә мөмкин. Бары тик ипотека буенча төп бурычны түләү яки беренче кертемне каплау гына искәрмә булып тора. Бу очракта сертификат акчаларын бала тугач яки уллыкка алынгач ук тотарга рөхсәт ителә.
"2020 елның апреленнән кредитка (ипотекага) торак сатып алганда ана капиталын файдалану турындагы гаризаны турыдан-туры кредит рәсмиләштерелә торган банкта тапшырырга мөмкин. Гаризаларны һәм кирәкле документларны банклар Пенсия фондының территориаль органнарына электрон элемтә каналлары буенча тапшыралар. Болай эшләү ана капиталы чараларыннан файдалануны тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Воспользуйтесь государственными услугами и сервисами ПФР в электронном виде в Личном кабинете гражданина на сайте www.pfr.gov.ru
Контакт-центр Отделения ПФР по РТ 8 800 6-000-000
Интернет-ресурсы pfr.gov.ru, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74