Тукай районында чишмәләр турында кайгырту проекты тормышка ашырыла. Безнең туган ягыбыз элек-электән чишмәләре белән дан тота. Еш кына без аларга игътибар бирмибез икән. Хәзер исә чишмәләребез һәрвакыт игътибар үзәгендә булачак.
Чишмәләребезнең чисталагына, төзеклелегенә, табигатебезне саклау максатыннан халыкның игътибарын җәлеп итү, чишмәләребезнең барлыкка килүен, тарихын өйрәнү, яшгь буында сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү йөзеннән районыбызда «Көмеш чишмә» смотр-конкурсыигълан ителгән иде. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдим иткән бу мәртәбәле конкурс бездә беренче тапкыр үткәрелде. Составына төрле өлкәдә хезмәт куючылар, район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре кергән комиссия тарафыннан чишмәләр яннарының төзеклеге, каты өслекле юллар, баскычлар, эскәмияләр булуы, су алуда уңайлыклар, эскәмияләр һәм янгынга каршы аншлаглар урнаштырылуы исәпкә алынды. Моннан тыш, чишмәләр тарихын торгызуга, хәйриячеләрне, җирле халыкны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирелде.
Кайбер авыл җирлекләрендә чишмәләр берничә һәм алар төрле-төрле. Бәткедә берәү генә. Ерак 1987 елда аны җирле терлекче Гани Вильданов таба, аны үзе чистарта, торба урнаштыра. Юл янында тәмле, йомшак су белән баскыч ясаганын белгәч, халык бирегә килә башлый, сусауны басар өчен юлчылар туктый. Мөмкин булганча авыл халкы үз көче белән әлеге чишмәне бүгенге көнгәчә карап тота, янында үләннәргә, агачларга үсеп китәргә ирек бирмиләр, территорияне җыештырып торалар. Быел кыска вакыт эчендә 650 мең сумнан артык акча җыеп «Игелек кешеләре» оешмасы чишмә янын янәдән үзгәрткән, төзекләндергән. Хәзер чишмәгә металл баскыч алып бара, коесы тирәнәйтелгән.
Ә менә Биклән авыл җирлеге чишмәләргә иң баедыр, мөгаен. Анда алар дистәдән артык исәпләнә һәм аларгың барсына да игътибар бирелә.
- Хәзер авылны су белән тәэмин итүдә проблема юк, шуңа күрә кешеләр краннан ага торган суны куллануны өстен күрә, чөнки ул бездә дә сыйфатлы, артезиан. Ләкин, чишмә суы тәмен бернәрсә дә чагыштырып булмый. Халык чишмәләргә сакчыл карый, аларны тәртиптә тотарга тырыша, чәчәкләр, гөлләр утырта. Чишмә юл янында булгач, аны карау авыр сорау булып кала-узгынчылар юл янында туктыйлар, машиналар җыела, шул ук вакытта чүп-чар ташлыйлар. Бу безне бик борчый, - ди авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев.
Бикләндә республика элемтәчеләре һәм якташлары Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев чишмәләр территориясен төзекләндерергә булыша. Җирле мәхәллә мөселманнары да изге эштән читтә калмый. Өлкән яшьтә булуына карамастан, мәчет имамы Мөдәфис Ахунов беренче булып чишмә янындагы үләнне чабып чыга. Ул моны зур әһәмияткә ия эш дип саный.
Аулаш авылы янындагы юл читендә үзенең матурлыгы һәм нәфислеге белән “Изге чишмә” өстендәге матур йорт үзенә җәлеп итә. Монда икона куелган, чигүле ак сөлгеләр эленеп тора, эскәмия дә, чиләк тә бар.
Иштирәк авылы чишмәсен балалар бик ярата, алар чисталыкны һәм тәртипне генә күзәтеп калмыйча, биредә бәйрәмнәр оештыралар. “Керәч тау” буе һәракыт гөрләп тора икән. Шушы чишмә янында оешкан, 2013 елда нигез салынган «Йолдыз» балалар иҗаты коллективы республикада һәм аннан читтә дан казанырга өлгергән.
– Чишмә биләмәләрен төзекләндерү иң эре төзелеш фирмаларының берсе булган Флера Әхмәтшин хисабына башкарылды, моның өчен аңа якташлары рәхмәтле, –дип белдерә җирлек башлыгы Гөлнара Гарифуллина.
Калинино авылында өлкән буын вәкилләре, әби-бабайлар балаларга туган табигатькә, аның чишмәләренә мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар. "Назар" чишмәсе имән урманы янында урнашкан. Китапханәче Лидия Фәртдинова хатирәләре буенча, элек-электән су белән бәйле төп эшләрне хатын-кызлар чишмә янында үткәргәннәр: чуен савытларны сөрткәннәр, самавырларны чистартканнар, кер юганнар. Монда еш кына халык бәйрәмнәре үткәрелгән. Шушы көннәрдә калининлылар чишә янында тагы бер бәйрәм оештырды. Иң матур костюмнарын киеп, керәшен халык җырларын җырладылар, эскәмиядә биеделәр. Аннары барысы да зур имән өстәле артына утырдылар, учакта пешерелгән уханы ашадылар, зур бәлеш белән сыйландылар.
Бәйрәм ахырында авыл хезмәтчәннәре чишмәгә су өчен рәхмәт белдерделәр һәм: «мин сиңа кагылмыйм, син миңа кагылмыйсың», - диделәр. Бу сүзләр чишмәне яман күзләрдән саклау өчен әйтелә.
Мәләкәс авылында чишмә елга янында урнашкан, аңа җәяүлеләр күпере алып бара, ә суны өскә күтәрү өчен махсус колонка куелган. Керәшеннәр чишмәне лаеклы рәвештә Гермоген бабай хөрмәтенә «Җармадин» дип атаганналар, ул бабай кизләүне гомере буе карап, чистартып торган..
- Элек һәр ишегалдында мөгезле эре терлек, дуңгыз бар иде. Шуңа күрә бирегә килеп үләннәрне, печәнне чабып алалар иде. Ә хәзер сезонга берничә тапкыр чишмәләр тирәсен чабарга, үсентеләр кисәргә туры килә, – дип зарлана Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев.
Түбән Суык –Суда чишмәне төзекләндерү эшләрен нефть-газ чыгару идарәсе башкара. Төзүчеләр корыган агачлардан чишмә янын чистарттылар, вак таш салдылар, кантаж һәм баскыч куйдылар. Реконструкция тәмамланганнан соң биредә зур бәйрәм уздырырга планлаштыралар.
Яңа Мусабай авылында ике чишмә янәшә агып ята. Һәрберсенә зур игътибар бирелә, аларның тарихы өйрәнелгән. Күптән түгел берсен могҗизалы, дип атаганнар. Бирегә игенчеләр кырга чыкканчы, сәфәргә киткәнче юлаучылар килә икән. Авыл кешеләре чишмәгә сабыйларны күз тиюдән саклый, дип юынырга алып килә.
- Бала чакта без, юлда велосипедларыбызны ташлап, чишмәгә сусауыбызны басарга килдек. Шуңа күрә дә аны халыкта “Балачак чишмәсе” дип атаганнардыр, - дип искә ала, җирлек башлыгы Флер Ихсанов.
Тукай районында чишмәләр бәйгесе дәвам итә. Аларның кайсысы иң яхшы, иң төзек, саф сулы икәнен мәртәбәле комиссия хәл итәчәк. Әмма шунысы ачык – чишмәләрне карап тоту һәм төзекләндерү кебек яхшы эштә оттыручылар була алмый.
Врезка: районның үзәк китапханәләр системасы директоры, «Көмеш чишмә» конкурсы комиссиясе секретаре Гөлназ Шакирова мәгълүматы буенча, Тукай районында реестр буенча 247 чыганак бар. Хәзерге вакытта барлык чишмәләрнең тарихы өйрәнелә. Планда - алар турында җыентык туплау.
Лия Мәрдегалләмова
/Автор фотолары
Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/tuklanu-syifatyn-tikserdelar