2022 елның 24 февралендә 18 сәгатьтән 25 февраль 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
«Акыллы булу өчен кешегә уйлау сәләте генә түгел, ә физик чыныгу да кирәк», – дигән бер акыл иясе. Әйе, юкка гына татар халык мәкале дә «Сәламәт тәндә сәламәт акыл» дип әйтмидер. Җитәкчеләрнең кышкы спартакиадасы һәр елны районыбызда уза торган матур традициягә әйләнде. Спартакиадада район җитәкчеләре белән берлектә, бюджет һәм коммерция оешмалары һәм предприятиеләре директорлары, аларның урынбасарлары катнашты. Ярышларда 141 кеше биш спорт төрендә көч сынашты.
2022 нче елның 24 нче февралендә Минзәлә шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зона этабы узды. Тукай районыннан Кнәз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Загуменова Нурия Нортыновна рус телле балалар белән “Татар халык ашлары” темасына бик уңышлы ачык дәрес бирде,
Авылдашыбыз, озак еллар буе колхозда савымчы булып эшләгән, соңгы елларда балалар бакчасында пешекче булып хезмәт куйган уңган , тырыш, изге күңелле Тәслимә апа Гыйльметдиновада кунакта булып, аның кул кул эшләре белән таныштык
22 февраль көнне Кнәз авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» дип исемләнгән һәйкәл янында " Ватан солдатлары, Россия сугышчылары "дип аталган митинг узды
21 февраль көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Халыкара туган тел көне уңаеннан, Кнәз мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Туган телем – минем канатларым» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрделәр.
Кнәз авыл җирлегендә "Солдат - якташларыбыз һәм аларның командирларының хатлары буенча" дип исемләнгән кичә узды
Тукай район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров,авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев Кузкәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиров Мәхмүт аганы Ватанны саклаучылар көне белән котладылар
Тукай районы җитәкчеләре районда яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик иттеләр .
Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илфак Бариев, «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гузәл Әхтәмова, «Гиндукуш» музее директоры Резедә Гарипова Ватанны саклаучылар көне белән Рафкать абый Нуриев hәм Ефрем абый Алчиновны котлады. Өлкәннәребез әлеге игътибарны олы шатлык белән кабул итте.
Тукай районыннан да ел саен язгы һәм көзге чакырылышларда 70тән артык егет хәрби хезмәткә китә.
Хәзер хезмәт вакыты бер генә ел. Үсмерләребез армиядә хезмәт итүгә ничек карый? Без шушы һәм хәрби хезмәткә кагылышлы башка сораулар белән Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары, подполковник Дамир Вәлиевка мөрәҗәгать иттек.