ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.

 2021 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

төнлә һәм иртән секундына 15 метрга кадәр көчле җил.;

- төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара инспекциясе, Россия Федерациясе Президентының 20.10.20021 елнын"Россия Федерациясе   территориясендә 2021 елның октябрь - ноябрь айларында эшләми торган көннәр урнаштыру турында» № 595 Указa нигезендә салым түләүчеләрне шәхси кабул итү һәм хезмәт күрсәтү 01.11.2021 -03.11.2021ел күрсәтелгән чорда   барлык корреспонденцияне кабул итү салым түләүчеләрдән  бокслар аша алып барылачак.

Глобаль пандемия инфекциянең таралуын булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен максималь җайга салынган гамәлләр таләп итә.

Килеп туган вәзгыятьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) сезне агымдагы елның 25 октябреннән 8 ноябренә кадәр чорда эшкуарлык проблемаларын өйрәнү буенча социологик тикшеренүләр уздыру турында хәбәр итә.

Россия Пенсия фондының Тукай районындагы клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр уңаеннан, 2021 елның ноябрендә пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.

 Тукай районы халкына хезмәт күрсәтүче 9нчы районара салым инспекциясенең Яр Чаллыдагы Валерий Шадрин киселеше, 6нчы йортта урнашкан территориаль-аерымланган бүлекчәсе 1 декабрьдән эшен туктата.


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2017 елның 27 октябрендә 18 сәгатьтән 28 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстанда «Карьера остаханәсе» һөнәри юнәлеш бирү буенча түләүсез программа старт ала. Аны эшләтеп җибәрү турында Kazan Digital Week форумында узган «Бөтен кеше өчен EdTech. Төбәк үсеше драйверы буларак ИТ-мәгариф» секциясендә катнашучылар игълан итте.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Т.А. Голикова тарафыннан расланган «Социаль казначылык» 19.08.21 ел, № 8851п-П45 социаль ярдәм чараларын "социаль казначылык" форматына күчерү план-графигы нигезендә 2022 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Пенсия фондына социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр тапшырыла дип хәбәр итә.
 
Кушымта: 1 нөсхәдә белешмәлек.


Министр урынбасары Н.В. Бутаева

        Гамәлдәге законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешьләр буенча гражданнар шәхсән үзләре тапшырганнан тыш башка ысул белән бирелгән гаризаларны караганда каршы килү яисә кире кагу хокукыннан файдалана алалар (ул Роосия Пенсия фонды яисә гарантияләү системасына караган дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин). Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Шулай итеп башка ысул белән тапшырылган гаризалар каралмаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International