Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән +1..-2, максималь һава көндез 0..+3˚.
Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.